Бәйрәм 2004 елдан АКШ скейтборд сөючеләре башлангычы белән оештырыла. Ул көнне урамда скейтерларны еш очратырга мөмкин. Шулай ук, скейтбордта төрле хәрәкәтләр ясау, сикерү, каршылыклар үтү буенча бәйгеләр үтә.
Әйткәндәй, беренче скейтборд 1958 елда АКШта ясалган. Советлар Союзында җиһаз 1980 елда сатыла башлаган. Хакы тешләшсә дә, кырыс табигать шартлары комачауласа да, бездә скейтерлар хәрәкәте үсештә. Аларны тәгәрмәчле тактада йөрергә өйрәнү өчен махсус скейт-парклар аз булуы борчый. Уфада мондый парк күптән түгел генә ачылды.