+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
23 июнь 2016, 02:00

Варисларың шундый булсын ул!

Мәгариф ветераны Сөембикә Кудашевага — 95 яшь.Данлыклы шәхесләрнең баласы яисә туган-тумачасы булу — горурлык кына түгел, үз иңеңдә җаваплылык та тою ул. Ә бит яшерен-батырын түгел, күңеле каткан, ваемсыз-битарафка әйләнгән кешеләр арта барган безнең заманда, безнең җәмгыятьтә бу җәһәттән җаваплылык тойгысы сирәк очрый. Якты дөньядан киткән күренекле затлар турында гәзиткә язарга җыенасың. Сөйләшеп, тулырак мәгълүмат алырга теләп аларның баласына, хатынына яисә иренә мөрәҗәгать итәсең. Ә алар синең үтенечеңә колак та салмый. “Нәрсәгә инде ул? Туган, яшәгән, үлгән — беткән-киткән!” дип тә җибәрәләр. Мәшһүр галим яки әдип гүр иясе булган көнне үк якыннары аның кыйммәте бәяләп бетергесез китапханәсен, архивын чүплеккә чыгарып ташлау фактларын да күреп-ишетеп торабыз.

Дан казанган якыннарының иҗади-рухи мирасын туплауда, саклауда, исемен мәңгеләш­терүдә гомер буе армый-талмый, үҗәтлек белән, максатчан эшләүчеләрне барлаганда Сөембикә Сәйфи кызы Кудашева иң беренче булып күз алдына килеп баса. Байтак кына шәхеслә­ре­безнең мирас сакчысы, лаеклы варисы булуын күп еллар эше белән раслап тора ул. Хәер, язмыш аңа үзе шундый вазыйфа йөкләткән. Сөембикә апа— Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудашның кызы. Мәшһүр дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, Уфадагы “Галия” мәдрәсәсен һәм хатын-кызлар мәктәбе “Дәрел­мөгаллимат”ны оештырган һәм җитәкчелек иткән Зыя Камали — аның әнисенең абыйсы. Халкыбызның моңлы сандугачы Фәридә Кудашева белән әтиләре бертуган. Республиканың тәүге балериналарының берсе, БАССРның һәм РСФСРның халык артисткасы Гүзәл Сөләй­манова белән якын туганнар. Сөембикә апаның тормыш иптәше Рөстәм Кузеев тарих фәннәре докторы, профессор, шәрәфле академик, 1971-83 елларда Башкортстан дәүләт педагогия институты ректоры булды.

Ике яктан да затлы нәселдән булган Куда-шевларның гаиләсе ул вакытта әле туган авыллары Келәштә (хәзерге Чишмә районы) яши. 1925 елда, Сөембикәгә 4 яшь тулганда, гаилә Уфага күченә. Сәйфи Фәттах улы “Яңа авыл” (хәзерге “Кызыл таң”) гәзите редакциясенә эшкә керә, Мәгъфүрә Сәрвәр кызы укытучылык эшчәнлеген Уфадагы 2нче татар үрнәкле мәк­тәбендә дәвам итә. 8 яшендә Сөембикә дә шул мәктәпкә укырга төшә. Мәктәптә пионер, комсомол эшләрендә, төрле түгәрәкләрдә актив катнаша, Уфадагы “Яшь төзүче”, Мәскәүдәге “Пионерская правда” гәзитләрендә мәкаләләре күренә башлый. Әйткәндәй, күп еллардан соң матбугат тарихын өйрәнүче галимнәр аның Н. К. Крупскаяга “Пионерская правда”да басылган ачык хатына юлыгалар.

Сөембикәнең немец теле укытучысы һөнәрен сайлавы да очраклы гына килеп чыкмаган. Мәшһүр башкорт төркиятче галиме Җәлил Киекбаев Мәскәүдәге чит телләр институтында укыган чагында Сәйфи Кудаш янына килеп йөри, күренекле немец шәхесләре белән булган очрашулары турында мавыктыргыч итеп сөйли. Шагыйрь белән студент Шиллер, Гете, Гейне әсәрләре хакында фикер алышалар. Өстәвенә, мәктәптәге немец теле укытучысы (шушы милләт кешесе) алып барган дәресләр дә үзенә җәлеп итә. Киекбаев белән аралашулар нәтиҗәсендә немец әдәбиятын яхшы белгәнлектән, укытучы да дәресләрдә күп вакыт аңардан сорый. “Миңа ышаныч баглый, димәк, мин тагын да ныграк белергә тиешмен”, — дип, янә китапларына ябыша кыз.

1938 елда Бәләбәйдә ачылган чит телләр институты бер елдан Уфага күчерелә һәм аның ректоры итеп Җәлил Киекбаев тәгаенләнә. Сөембикә дә шунда укырга керә. Берничә якын әхирәтен дә үзе белән ияртә. 1941 елның 22 июнендә Сөембикәгә 20 яшь тула. Туган көнне үткәрергә табын әзерләнә. Ләкин сугыш чыгу хәбәре ишетелү аркасында беркем дә өс­тәл артына утырырга җөрьәт итми. Студент егетләрнең күпчелеге фронтка китә. Институт бинасын һөнәрчелек училищесына бирәләр. Калган студентлар да сәнәгать предприя­тиеләренә өченче сменага эшкә йөриләр. Бераздан аларны авылларга да тараталар. Сөембикә Борай районының Каенлык мәктәбенә немец теле укытучысы итеп җибәрелә. Илгә басып кергән дошманга халыкның чиксез нәфрәте шартларында бу фәннән укытуның авырлыгы аңлашыладыр. Шулай да студентка балаларны яхшы итеп укытудан тыш, олысына-кечесенә немецларның барысы да фашист булмавы, бу милләтнең азатлык өчен кө­рәшчеләре, бөек шәхесләре хакында үтемле итеп сөйли. Озакламый студентларны Уфага яңадан җыялар — алар педагогия институтының чит телләр факультетында белем алуларын дәвам итәләр. Укып бетергәч исә Сөембикә Кудашева Чишмә районының Сафар авылына эшкә тәгаенләнә.

Бер уйлаганда, күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Сәйфи Кудаш кызын Борайга да, Чишмәгә дә җибәрмичә, Уфада да бе­рәр эшкә урнаштыра алган булыр иде. Ләкин бу гаиләдә вазыйфадан файдалану, үзеңә һәм балаларыңа җиңелрәк юл эзләү кебек нәрсәләр булмаган. Менә бер мисал. Сәйфи Кудаш 16 ел буе БАССР Югары Советы депутаты булып тора, депутатларны, аларның гаилә әгъзаларын азык-төлек һәм көндәлек кирәк-яраклар белән тәэмин итүче махсус кибеткә билгеләп куела. 16 ел буе менә шул кибеткә Сәйфи ага үзе дә аяк басмый, хатынын һәм ике кызын да анда барудан катгый тыя. “Гади эшчеләрдән, колхозчылардан без бер ягыбыз белән дә аерылып торырга тиеш түгелбез”, — ди.

Хәзер инде бүгенге чынбарлыгыбызга кайтыйк. Рәсми гәзитләрне укып, телевизор карап, радио тыңлап барсаң: “Әллә барлык дәрәҗәдәге безнең депутатлар дәүләтнең, халыкның инде болай да бетеп баручы акчасын төпсез кесәләренә тутыру, чит ил банкларына озату өчен генә шунда утыралармы икән”, дигән гөнаһ уйлар килә башка. Җиде ел элек Русия Президенты барлык чиновникларның һәм депутат­ларның еллык кереме һәм мөлкәте турында даими хисап бирүен, аларны матбугатта бастыруны таләп иткән иде. Шуннан башлап тегеләр шәхси байлыкларын яшерү өчен нинди генә юлга басмыйлар. Аларны ире (хатыны), хәтта 7-8 яшьлек балалары исеменә күчерү дисеңме, аерылышу “спектакле” уйнау дисеңме! Әйт­кәндәй, Дәүләт думасының бүгенге 450 де­путатының 102се 2011-16 елларда... аерылышкан. Ни өчен икәнлеге аңлашыла, әлбәттә.

Уфада башлангыч сыйныфларда белем биргән Мәгъфүрә Кудашеваның укучылары арасында Рөстәм Кузеев дигән малай да була. Аның да тамырлары Чишмә тарафларыннан. Сөембикә белән Рөстәм мәктәп елларында якын дуслар, хәтта туганнарча мөнәсәбәттә булалар. 1941 елда Рөстәм урта мәктәпне тәмамлап хәрби училищега китәргә җыена. Сугыш башлана. Егет аяусыз алышларда катнаша, каты яралана. Сугыш беткәч, аны Чиләбе танк училищесына эшкә җибәрәләр. Сөембикә белән өйләнешеп, шунда китәләр. Бераздан Кузеевны сәламәтлек торышы буенча хәрби хезмәткә яраксыз дип тапкач, яшь гаилә Уфага әйләнеп кайта.

Кече яшьтән үк әдәбиятка, матбугатка гашыйк, үзе дә каләм тибрәткән кыз ни өчен иҗат юлын сайламаган икән? Бу хакта сорашкач ул болай ди:

— Мин гомерем буе якыннарым турында кайгырттым. Әтиемә, иремә иҗат итәр өчен уңайлыклар тудырдым. Бергә яши башлавыбызга бер ел дигәндә Рөстәм педагогия институтына укырга керде. Беренче балабыз туган гына иде әле. Аннары Мәскәүгә академиягә китте. Минем кулда — өч бала. Безгә ярдәм итү өчен ул да мәкаләләр яза, кешеләр аша күчтәнәчләр җибәрә иде. 55 яшем тулган көнне пенсиягә китеп, якыннарым өчен яшәдем. Әти ялгыз калгач (ул әнидән соң 20 ел яшәде), аның куллары да, күзләре дә, колаклары да булдым. Әти өчен укыдым, ул әйткәннәрне яздым. Аннары иремә ярдәмләштем.

Сөембикә Сәйфи кызы белән Рөстәм Гомәр улы үзләренә лаек балалар үстерделәр. Өлкән кызлары Наилә музыка белгече, Башкортстан­ның атказанган укытучысы, Русиянең мәгариф отличнигы иде. Кызганычка каршы, 62 яшендә фани дөньядан китте. Уллары Искәндәр — Уфа нефть техник университетының кафедра мөдире, техник фәннәр докторы, профессор, Русиянең атказанган фән эшлеклесе. Төпчек­ләре Рәшит — Казан шәһәрендәге Радио-электроника фәнни-җитештерү үзәгенең баш конструкторы. Бу өчәүнең гаилә әгъзалары — тормыш иптәшләре, балалары арасыннан да берничә фән докторы һәм кандидаты чыккан.

“Яшь төзүче” гәзитендә 13 яшендә тәүге шигырен бастырган, арытаба мәкаләләре чыккан Сөембикә Кудашеваның исеме, тормыш мәшә­катьләре басып, матбугатта озак-озак кына күренми торса да, йөрәгендә иҗат очкыны бервакытта да сүрелми, үзенең вакыты җиткәнне көтә. Авыл хуҗалыгы институтында эшләгәндә алтмышынчы еллар уртасында “Кызыл таң” белән актив хезмәттәшлек итә. Ә инде пенсиягә чыккач, аның каләменнән зур-зур мәкаләләр агылып кына тора. Әтисенең бер шигырендәге “калган эшләрнең йөгенә балаларны җигеп китәм” дигән сүзләрен васыять итеп алып, күп­челек язмаларын аңа багышлый. “Чын дуслык шулай була” (Гомәр Бәширов белән дуслыгы турында), әтисенең Әмирхан Еникигә 37 битлек хаты турында (анда Г. Тукайның дингә карашы тасвирлана), “М. Кәримнең С. Кудашка фронттан язган хатлары”, “С. Кудаш иҗатында Г. Тукай традицияләре”, “С. Кудашның чит илләр белән бәйләнешләре” һәм башкалар.

Сөембикә апа хәзер — 20 китап авторы. Күпчелеге, әлбәттә, әтисенә багышланган. Рөстәм Гомәр улы белән автордашлыкта урыс телендә нәшер иткән “Жизнь, длиною в один век” дигән истәлекләр китабы башкорт һәм татар әдәбиятлары тарихын өйрәнүчеләргә саллы бүләк ул. Күләме 516 бит булса да, ул Сәйфи Кудаш кичергәннәрне, аның уй-хыялларын, аралашкан кешеләре турында барлык мәгълүматны да сыйдыра алмаган. Шуңа күрә Сөембикә апа “Тере хәтер” дигән җыентык туп­лап чыгарган. Сәйфи Кудашка озын гомере буена автографлар язып меңгә якын китап бүләк иткәннәр. Кызы шул китапларны карап чыгып “Сәйфи Кудашка автографлар” дигән җыентык нәшер иткән.

Сөембикә Кудашеваның Зыя Камалига һәм аның “Галия” мәдрәсәсенә багышланган, Фәридә Кудашева, Гүзәл Сөләйманова турындагы китаплары да рухи дөньябызны баетуга хезмәт итә. Тагын бер изге гамәле — сөекле тормыш иптәше Рөстәм Кузеевның җыентыгын чыгару һәм аның турындагы китапка зур истәлек язу.

Чынлап та, картаюны һәм ару-талуны белмәс, җаны-күңеле изгелектән генә торган Сөембикә апага карыйсың да: “Варисларың шундый булсын ул!” — дип куясың.
Читайте нас: