+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
25 июнь 2016, 02:00

“Диңгез бүреләре” пиратларга каршы

Дөнья икътисадын диңгез транспортыннан башка күз алдына китереп булмый. Сәүдә итүнең 80 проценты диңгез һәм океаннар аша тормышка ашырыла. Бу тармакта барлыгы 1,5 миллион кеше хезмәт итә. Шуңа 2010 елда Филиппин башкаласы Манилада узган Халыкара диңгезчеләр оешмасы җыены карары нигезендә һөнәри бәйрәм көне булдырыла. Ул дөньяның күп кенә илләрендә 25 июньдә билгеләнә.

Бу көнне бары тик сәүдә һәм транспорт флоты хезмәткәрләре генә билгели. Хәрби диңгезчеләр көне исә июль ахырында, су асты корабларында хезмәт итүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен 19 мартта билгели.

25 июньдә “диңгез бүреләре” котлаулар гына кабул итми, көнүзәк проблемалар турында да фикер алыша. Халыкара дәрәҗәдәге иң төп проблемаларның берсе пиратлык булып тора. Элек пиратлар көньяк-көнбатыш диңгезләрдә генә булса, хәзер Африка һәм Латин Америкасы ярларын да үз иткән. Аеруча Африканың Сомали пиратлары еш һөҗүм итеп тора.
Читайте нас: