1936 елның мартында ВКП(б)ның XVIII съезды җан башына продукция җитештерү буенча капиталистик илләрне узып китәргә дигән карар кабул итә. Съездда өченче бишьеллык (1938-1942 еллар) планы карала һәм раслана. Байтак предприятиеләр сафка кертелә, халыкның активлыгын күтәрүгә шактый игътибар бүленә.
1940 елның 26 июнендә — СССР Югары Советының “Сигез сәгатьлек эш көненә, җиде көнлек эш атнасына күчү һәм үз теләгең белән эштән китүне тыю турында”, 17 июльдә “Машина-трактор станцияләрендә эшләүче тракторчыларның һәм комбайнчыларның үз теләге белән эштән китүен тыю турында” Указлары дөнья күрә. Аларга ярашлы, үз теләге белән эштән китүчеләр һәм икенче предприятиегә эшкә күчүчеләр хөкем ителә һәм 2-4 айга төрмәгә ябыла ала. Җитди сәбәпсез эшкә килмәгән эшчеләр, хезмәт хакының 25 процентыннан язып, 6 айга кадәр холык төзәтү эшләренә җәлеп ителә.
Шул рәвешле, дәүләт эшчеләрне һәм хезмәткәрләрне предприятиеләргә бәйләп куярга тырыша. Эш нормалары күтәрелә, түләү киметелә, ә планнарын үтәмәгән колхозчылар җинаять җаваплылыгына тарттырыла ала.
Шулай да ил җитәкчелегенең халыкның энтузиазмын күтәреп, шул ук вакытта куркытып, куелган максатларга ирешү теләге тиешле нәтиҗәне бирми.