+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
25 июнь 2016, 02:00

Генералиссимус

“Кызыл таң”ның 1945 елның 29 июнь саны “халыклар атасы” Иосиф Сталинның зур портреты һәм мөһим документлар белән ачыла. Гәзитнең исеме белән янәшәдә: “Ватаныбызны бөек тарихи җиңүгә алып килүче, бөек юлбашчыбыз һәм даһи полководецыбыз, Советлар Союзы Генералиссимусы, Советлар Союзы Герое Иосиф Виссарионович Сталинга дан!” дигән лозунг куел­ган.

Гәзиттә СССР Югары Советы Президиумы Рәисе М. Калинин һәм СССР Югары Советы Президиумы Секретаре А. Горкин 1945 елның 26 июнендә кул куйган “Советлар Союзы Маршалы Иосиф Виссарионович Сталинны “Җиңү” ордены белән бүләкләү турында”, “Иосиф Виссарионович Сталинга Советлар Союзы Герое исеме бирү турында”, “Советлар Союзы Генералиссимусы дигән югары хәрби звание булдыру турында”, “СССРның бөтен кораллы көчләре Югары Башкомандующие Сталин Иосиф Виссарионовичка Советлар Союзы Генералиссимусы дигән иң югары хәрби исем бирү турында” СССР Югары Советы Президиумы Указлары басыла.

“Советлар Союзы Генералиссимусы дигән югары хәрби звание булдыру турында” Указның эчтәлеге түбәндәгечә: “Сугыш вакытында дәүләтнең бөтен кораллы көчләренә җитәкчелек итү эшендә Ватан алдында аеруча күренекле хезмәтләр өчен СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан персональ рәвештә бирелә торган Советлар Союзы Генералиссимусы дигән югары хәрби звание булдырырга”.
Читайте нас: