+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
25 июнь 2016, 02:00

Калуга өлкәсеннән башланган

Кешеләр элек-электән энергиянең ышанычлы, куәтле чыганагын уйлап табарга тырышкан. Таш гасырда мәгарәләрдә учак якканнар. Соңрак, су, кояш, җил энергиясен файдаланырга өйрәнгәннәр. Фән, югары технологияләр үсеш алгач, тагын куәтлерәк энергия чыганаклары уйлап табылган. Бу юнәлештә Советлар Союзы алда барган. 1954 елның 26 июнендә Калуга өлкәсенең Обнинск шәһәрендә дөньядагы иң беренче атом электр станциясе эшли башлаган.

Шул ук елның октябрендә биредә эшләп чыгарылган электр энергиясен файдалана башлаганнар. Әлбәттә, мондый казаныш ил җитәкчелеге игътибарыннан читтә калмаган. Станцияне эшләүчеләр Д. Блохинцев,
Н. Доллежал, А. Красин һәм В. Малых Ленин премиясенә лаек булган.

Станция 48 елга якын эшләп, 2002 елның 29 апрелендә генә сафтан чыгарылган.
Читайте нас: