Бәйрәм XX гасырның 50нче елларында СССР Фәннәр академиясе тәкъдиме белән үткәрелә башлый. Баштагы мәлдә истәлекле көн Нобель премиясен тапшыру кебек оештырыла. Июнь ахырында иң яхшы уйлап табучылар дәүләт бүләкләре алалар. Бүген истәлекле көндә “Русия Федерациясенең атказанган уйлап табучысы” исеме бирелә.
Шулай да безнең илдә Кулибиннарга ниятен гамәлгә ашыру җиңел түгел. Сыналган җиһазны, технологияне җитештерүгә кертүгә Русия базарында ныклы урнашкан чит ил корпорацияләре, камил булмаган законнар, административ киртәләр комачаулый. Нәтиҗәдә, алар ерак тартмада тузан җыеп ята.
Тарихка игътибар итсәң, Русия уйлап табучылары дөньяда иң яхшылардан саналган. Александр Попов (радио), Борис Розинг (телевидение), Иван Ползунов (ике цилиндрлы пар машинасы), Павел Шиллинг (электр-магнитлы телеграф), Николай Жуковский (гидро- һәм аэромеханикага нигез салучы) бүген дә күпләргә үрнәк булып тора. Үзешчән уйлап табучы механик Иван Кулибин “Түбән Новгород Архимеды” кушаматы алган. Бу исемлек киләчәктә дә тулыланыр һәм безнең уйлап табучылар көнкүрештә даими кулланылучы җиһазлар да уйлап чыгарыр дигән теләктә калыйк.