Бу юнәлештә Русия һәм Беларусь җитди адымнар ясады. 1996 елның 2 апрелендә ике илнең Президенты Борис Ельцин белән Александр Лукашенко Мәскәүдә “Русия һәм Белоруссия берлеген оештыру турында” килешүгә кул куйды. Бер елдан, 1997 елның 2 апрелендә “Белоруссия һәм Русия берлеге турында” килешү төзелде. Бу документ ике дәүләтнең үзара бәйләнешләрен ныгытырга булышлык итте.
1997 елның 23 маенда Белоруссия һәм Русия берлегенең Уставы кабул ителде, ә 1998 елның 25 декабрендә ике ил Президенты “Русия һәм Белоруссиянең арытаба бердәмлеге турында” декларациягә кул куйды. 1999 елның 8 декабрендә “Союздаш дәүләт төзү турында” килешү гамәлгә керде.
Моңа кадәр бу бәйрәм Русия, Беларусь һәм Украинада киң билгеләнә иде. Ләкин соңгы елларда бу илләр арасында дуслык җепләре өзелде. Украинадагы аянычлы хәлләрне күреп торабыз, ул ил җитәкчелеге АКШның авызына гына карап тора. Илне таркатуга юнәлтелгән сәясәт тугандаш славяннар арасындагы дуслыкны какшатты.
Kиләчәктә Украина җитәкчелеге аңына килеп, гасырлар дәвамында килгән канкардәшләре арасында дуслыкны тергезер, дип ышанасы килә.