Самолетны АКШ инженеры Уильям Боинг җыйган. Эшләр Юнион күле буендагы корылмада барган. Су өстеннән очып китеп су өстенә төшә торган самолетны сынар вакыт та җиткән. Очкычны сынар өчен оста пилотны җәлеп иткән. Гомере өчен шүрләпме, пилот тиешле вакытка килмәгән. Уильям Боинг аптырап тормаган. Штурвал артына утырып, беренче тапкыр һавага күтәрелгән. Шул ук елда Боинг үзенең компаниясен теркәгән. Нибары ике ел үткәч предприятиедә 300 кеше эшләгән. 1927 елда “Боинг” истребительләре һәм элемтә самолетлары җыела башлый. 1929 елда компания АКШта авиасәнәгать лидерларының берсенә әверелә.
Бүгенге көндә “Боинг” самолетлары иң ышанычлы һәм уңайлы санала. Алар Русиядә дә пассажирлар ташый.