“Элекке Сталин гвардиясе” тарафдарлары булган фикердәшләренең яклавына таянып, Молотов, Маленков, Каганович, шулай ук Үзәк Комитетның яшь секретаре Дмитрий Шепилев Никита Хрущевны вазыйфасыннан бушату турында карар кабул итә.
Беренче секретарь Үзәк Комитетның чираттан тыш Пленумын чакыруга ирешә. Беренче утырышта ук СССР оборона министры маршал Георгий Жуков Хрущевка каршы төркемнең эш-гамәлләрен хупламавы турында белдерә, аларны Сталин идарә иткән чордагы бик күп җинаятьләрдә гаепләп чыгыш ясый. Шул рәвешле ул күпчелек Үзәк Комитет әгъзаларының Беренче секретарь ягына чыгуына булышлык итә. Шепилев Сталин репрессияләрендә катнашмаган, аны “Хрущевка хыянәт”тә һәм “партиягә каршы төркемгә” керүдә гаеплиләр.
1957 елның 29 июнендә Пленумның йомгаклау утырышында “Маленков, Молотов, Каганович һәм аларга кушылган Шепилевның партиягә каршы төркеме” турында карар кабул ителә. Анда бу җитәкчеләрнең үз эшчәнлекләрендә Ленинның партия принципларыннан тайпылуы турында әйтелә. Алар Үзәк Комитет Президиумы әгъзалары булудан туктый һәм Үзәк Комитет составыннан чыгарыла.