Шул көннән башлап партизаннар хәрәкәте бөтен оккупацияләнгән территорияләр буенча җәелә, бөек Җиңүгә зур өлеш кертә. Фашист тылындагы 6200 отрядта бер миллионнан артык партизан илбасарларга каршы аяусыз көрәш алып бара. Алар арасында өлкәннәр дә, хатын-кызлар да, яшүсмерләр дә була. Кыскасы, моны тулы хокук белән “халык сугышы” дип атарга мөмкин.
Саннарга тукталып үтик. Партизаннар тарафыннан 600 меңнән артык фашист үтерелә, 50 меңләбе әсирлеккә алына, дошманның 6 мең танк һәм бронемашинасы, 65 мең автомобиле, 1100 самолеты юк ителә. Сугышчан операцияләр барышында 1600 тимер юл күпере җимерелә, 2500 паровоз, 350 мең вагоннан торган 20 меңнән артык эшелон яр астына тәгәрәтелә. Яу батырлыклары өчен 311 меңнән артык партизан һәм подпольщик СССРның орден-медальләре белән бүләкләнә, 248 кеше Советлар Союзы Герое исемен ала. Сидор Ковпак һәм Алексей Федоров кебек командирлар әлеге исемгә ике тапкыр лаек була.
Фронттан ерак урнашса да, Башкортстан партизаннар хәрәкәте белән аерылгысыз бәйләнгән. “Кара генерал” Даян Фәтхелбаян улы Мурзинның даны элекке СССР биләмә-ләрендә генә түгел, Чехия, Словакия илләрендә дә киң таралган.
Ул 1921 елның 20 гыйнварында Бакалы районы Иске Балыклы авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Үз авылында – башлангыч, Иске Корычта – җидееллык, Туймазыда тугызъеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, укытучы эшенә керешә. Бакалы районының Катай, Туктагол мәктәпләрендә балаларга белем бирә. 1940 елның 1 сентябрендә хәрби хезмәткә алына. 1941 елда Рига хәрби училищесын тәмамлап, фронтка китә. Башта Балтыйк буе хәрби округында хезмәт итә. 1942 елдан башлап Белоруссиядә, Украинада, Молдавиядә партизан төркемнәре белән җитәкчелек итә. 1944 елның 8 маенда аны Чехословакиягә самолетта десант итеп төшерәләр. Ул җитәкчелек иткән Ян Жижка исемендәге интернациональ бригада биредә 4 мең немец солдатын һәм офицерын юк итә, корал һәм сугыш кирәк-яраклары төялгән 60 эшелонын аудара. Маршал Родион Малиновский әмере белән интернациональ бригада Словакия территориясендә вермахтның 16нчы танк дивизиясе командиры генерал-лейтенант Дитрих фон Мюллерны әсирлеккә төшерә. Кайбер чыганаклар буенча, Даян Мурзин хәтта хыянәтче генерал Андрей Власовны кулга алуда да катнаша. Якташыбызны Гитлер үзенең шәхси дошманы дип игълан итә һәм аның башы өчен 2 миллион дойчмарка вәгъдәли.
Булачак тормыш иптәше белән дә ул партизаннар лагеренда таныша. Сугыштан соң Надя ханым белән икәүләп бер кыз һәм ул үстерәләр. Җиңү яулап кайткач, Даян Фәтхелбаян улы Казан юридик мәктәбен һәм читтән торып Бөтенрусия хокук институтын тәмамлый. Әбҗәлил районында һәм Стәрлетамакта прокурор ярдәмчесе булып эшли. 1955-60 елларда өлкән тикшерүче, аннан соң эчке эшләр министры урынбасары була. Хезмәт юлының ахырында прокуратурада, адвокатлар коллегиясендә эшли, интернациональ дуслык музее директоры була.
Даян Мурзинның исемен мәңгеләштерү өчен ул азат иткән Европа илләрендә зур эшләр башкарылган. Ул – Чехословакия Республикасы Герое, Чехия һәм Молдавиянең 15 авыл һәм шәһәренең шәрәфле шәхесе. Готвальд шәһәрендә аңа һәйкәл куелган, мәктәп һәм урамнар аның исемен йөртә.
Даян Фәтхелбаян улына Советлар Союзы Герое исемен бирү өчен дә тәүге адымнар ясалган була. Мәсәлән, данлыклы партизан командиры, ике тапкыр Советлар Союзы Герое генерал-майор Сидор Ковпак якташыбызга сугыштан соң Украинада калырга тәкъдим итә. Ковпак Леонид Брежнев белән дә яхшы таныш була. Беренче тапкыр алар өчәүләп 1945 елның маенда Чехословакиядә очрашалар. Булачак генсек шунда: “Менә син нинди икәнсең, “Кара генерал”! – дип соклана. 1969 елда Чехословакиянең Мәскәүдәге илчелегендә икенче тапкыр очрашкач, Леонид Ильич: “Ка-ра сакалың кайда?” – дип шаярта. Бераздан җитдиләнеп, СССР Хөкүмәте җитәкчесе Алексей Косыгинга мөрәҗәгать итә: “Леша, әйдә әле, минем фронтовик дустым өчен чәкәштерик. Ә нишләп әле ул һаман Советлар Союзы Герое түгел? Моны кичекмәстән төзәтергә кирәк!” – ди.
Төрле юбилей чаралары уңаеннан Даян Мурзин Советлар Союзы һәм Русия хөкүмәт делегацияләре составында Чехословакиядә (соңрак Чехия һәм Словакиядә) еш була. 2004 елда Словакиянең азат ителүенә 60 ел тулу уңаеннан уздырылган тантаналарда катнашу өчен Русия Президенты җитәкчелегендәге делегация составында ул соңгы тапкыр Братиславага бара. Очрашуда Чехиянең ветераннар советы җитәкчелеге Даян Мурзинга Советлар Союзы Герое исемен бирүләрен сорап, Владимир Путинга мөрәҗәгать итә. Кызганычка каршы, Даян Мурзин бу көннәрне күрә алмады. Якташыбыз 2012 елның 9 февралендә бакыйлыкка күчте.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Кара генерал”га Русия Герое исемен бирү өчен халыктан имза җыю эше башланды. Әлеге хәрәкәткә Башкортстан татар милли оешмалары да кушылды. Тиздән ул тиешле нәтиҗәләрен бирер дип ышанабыз. Даян Мурзин кебек ил батырларының исеме онытылырга тиеш түгел!