+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
28 июнь 2016, 02:00

Уфа – портлы шәһәр

Җәй уртасы. Зур елгаларыбызда пароходлар дулкыннарны яра. Пароходлар йөк ташый, пассажирлар йөртә. Агыйдел елга пароход­чылыгының, Уфаның портлы шәһәргә әверелүенең бай тарихы бар. Түбәндәге язма шул турыда.

Борын-борыннан кешеләр авылларны, шәһәрләрне елга, диңгез буйларына салырга тырышкан. Чөнки мондый урыннар сәүдә итү, дөнья көтү өчен бик уңайлы булган. Тимер юллар төзел­гәнче, йөкләрне атка төяп, юлбасарлар тулы урманнар аша үтәргә туры килгән. Елга, чорына күрә, хәвефсез сәяхәт итү урыны саналган. Мөгаен, Уфа да юкка гына Агыйдел ярына урнашмагандыр. Уфа порты сәүдә итү, елга транспортында пассажирлар ташу өчен элек тә зур әһәмияткә ия булган. Уфаның портлы шәһәрләр исемлегендә лаеклы урын биләвен тарих үзе дәлилли.

Башкортстан территориясендә сәнә­гать үсешә башлагач, елга әзер продукцияне сатуга илтү һәм чимал ташу өчен иң уңайлы, арзан ысулга әверелә. Гадәттә, зур йөкләр төялгән олаулар Түбән Новгород ярминкәсенә юл тоткан. Сатка, Миньяр, Усть-Катав, Златоуст, Белорет заводлары эшли башлагач, алар тирә­сендә авылларга һәм шәһәрләргә нигез салына. Язгы ташкын вакытында металл вак елгалар аша Агыйделгә чыгарылган һәм шуннан юлын дәвам иткән.

Сәнәгатьнең үсешүе, тормышның җанлануы XVIII гасырда ук Уфа губернасында су транспортын үстерү мөһимлеген ачык күрсәтә. Ихтыяҗга карамастан, тәгаен нәтиҗәләр күренми. Хәтта XIX гасыр уртасына кадәр Агыйделдә товарлар вак көймәләрдә, судноларда гына ташыла. Аны үстерергә нәрсә комачаулый? Баштагы мәлдә Уфада судночылык үсеше Агыйдел елгасы фарватерының аз өйрә­нел­гәнлеге, елганың озак еллар көймәләр өчен уңайсыз саналуы белән бәйле. Әлбәттә, судночылык үсешмәве төбәк икътисадын тоткарлый. Шулай да Көньяк Урал сәнәгатьчеләре барыбер сүзендә торып, максатына ирешә. 1857 елда Казан элемтә юллары корпусы офицерлары хөкүмәт карары буенча Агыйдел елгасын тикшерә һәм аны көймәләр йөзү өчен ярак­лы дип таба. 1858 елның җәендә сәүдәгәр Журавлевның “Грозный” һәм “Быстрый” пароходлары Кама елгасы аша Агыйделгә чыгып, Уфага килеп җитә. Агыйделдә судночылык тарихы шушы навигация сезоныннан башлана.

Шулай да, Агыйделдә даими рәвештә пассажирлар ташу сәүдәгәрләр Попов, Полетаев һәм Исаевның “Агыйдел пароходчылыгы” компаниясен ачуы белән бәйле. 1871 елгы навигациядә компания­нең “Иоанн” пароходы Уфадан Казанга һәм кирегә 20 рейс ясый. Шулай ук “Михаил” пароходы шушы ук маршрут буенча – 25, “Павел” 6 рейс үтә. “Уфимец” пароходы Стәрлетамакка, Казанга, Свияж­скига һәм башка урыннарга бара. Әйтергә кирәк, елга пароходчылыгы ул чорда шактый керемле эш була. Сакланып калган статистика мәгълүматлары шул хакта сөйли. Атап әйткәндә, компания пас­са­жир­лар, багаж һәм йөк ташыган өчен 51 мең сумга якын керем ала. Бүгенге сыман, керемле тармакта көндәшлек була. Мисал өчен, “Самолет” компаниясе 1871 елда 8 майдан 21 июльгә кадәр “Бывалый” һәм “Товарищ” пароходларында Уфа-Алабуга маршруты буенча елгаларны иңли. Барлыгы 22 рейс ясый.

XIX гасырның 80нче елларына Агыйдел кушылдыкларында, шул исәптән Караиделдә утызга якын пристань эшли. Уфада исә йөкләрне Сафроновск приста­нендә, Ырынбур елга кичүендә, Кузнецк һәм Дербышки затоннарында төягәннәр. Йөк һәм пассажирлар ташуга ихтыяҗ шулка­дәр арта ки, хәтта Агыйделдәге пароходлар аны тулысынча канәгатьләндерә алмый башлый. Нәтиҗәдә, яңа суднолар төзелә. XX гасыр башына Агыйделдә 15 йөк-пассажир пароходы йөзә. Алар сәү­дәгәрләр Зырянов, Иевлева, Д.Д. Якимов сәүдә йортларыныкы була. Ул чорда “Златоуст”, “Уфа” һәм “Крейсер” пароходлары иң куәтлеләрдән санала. Буксир флоты 33 пароходтан тора. Иң куәтле “Иван Ив. Черных” буксиры 200 ат көчле булган.

Тора-бара Агыйдел илнең иң эре елга транспорты артерияләренең берсенә әверелә. Уфа портлы шәһәр буларак үсеш ала. Уфадан Русия төбәкләренә елга буйлап урман, икмәк, мал, тире, бал, авыл хуҗалыгы продукциясе озатылган. Күпчелек йөкләрне тау сәнәгате продукциясе тәшкил иткән. Пассажирлар ташу да арткан. Елгада транспорт хәрә­кәте җанлангач, аны көйләү, җайга салу таләп ителә. Нәтиҗәдә, Казан округы элемтә юллары Пермь бүлекчәсенең 5нче Уфа суднолар дистанциясе оештырыла.

Октябрь революциясе алдыннан Агыйделдә пар двигателендә эш­ләүче 38 судно исәпләнә. Уфа портында, пристаньнарда йөкләр кул көче белән төялгән һәм шулай бушатылган. Елга транспортында хезмәт салучылар озак эшләмичә, башка урынга күчкән. Югары квалификацияле кадрлар җитешмәгән. 1916 елда “бертуган Ф. һәм Г. Каменскийлар” һәм “Н. Мешков” белән “Д. Д. Якимов” пароходчылыгы Уфа-Түбән Новгород-Уфа, Уфа-Казан-Уфа маршруты буенча көн саен хәрәкәт итүче товар-пассажир судноларын җибәрә. Елга пароходчылыгы үсешүдән тыш, хез­мәт­ләндерү шартлары да яхшыра. Шәхси компанияләрнең соңгы навигациясе була ул. Мәгълүм булуынча, Октябрь инкыйлабыннан соң бөтен милек дәүләткә күчә. 1918 елның 27 апрелендә Уфа шәһәр советы утырышында дәүләт мил­кенә күчкән Агыйдел паро­ход-чылыгының навигациягә әзерлеге мәсьә­ләсе карала. Навигациягә 86 судно әзер була. Шулар­ның 17се – пассажирлар ташу, 12се – буксир, 40ы – агач һәм 17се металл баржалар. Саннардан чыгып Агыйдел паро­ходчылыгының, Уфа портының куәтен якынча күз алдына китерергә мөмкин. Көймәләрне кышлату, хезмәтлән­дерү, төзекләндерү өчен шартлар тудырылмаса, Агыйделне шул күләмдә суднолар иңли алмас иде. Димәк, Уфа порты чорына күрә югары дәрәҗәдә үсешкән була, дип нәтиҗә ясарга мөмкин.

Агыйдел елга пароходчылыгы Уфаның портлы шәһәр исеменә тап төшермичә озак еллар эшләп килә. 2014 елда навигациядә 78 судно җәлеп ителгән.

Шул ук вакытта, кадрлар әзерләмичә, елга пароходчылыгын үстереп булмаганын онытырга ярамый. Уфа команда елга училищесы 1970 елның 7 августында оештырылган. Иң элек уку йорты Октябрь революциясе исемендәге ремонт-файдалану базасының ике катлы агач бинасында урнашкан була.1972 елда училище 6 мең квадрат метрлы мәһабәт корпуска күченгән. 1976 елда “Елга флоты көймә­ләренең электр җиһазларын файдалану” бүлеге ачылган. Пароходчылык үсеше өчен мөһим һөнәр ияләре 1979 елда кулына диплом алган. “Беренче карлыгач­лар” елга транспорты үсешенә җан өргән. Училищеда белем бирү барышында “Агыйдел” пассажир теплоходы, “Штурман Альбанов”, “Речник”, буксирлары һәм 841 дебаркадер файдаланылган. Училищены тәмамлаучылар Башкортстан­ның, Русия­нең төрле төбәк­ләренә эшкә җибәрелә.
Читайте нас: