Сугыш башлануга дүрт көн дигәндә, СССР Югары Советы Президиумы Указы белән предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә чираттагы һәм өстәмә отпусклар бетерелеп, акчалата компен-сациягә алыштырыла. 1942 елда гражданнарның саклык кассаларындагы исәпләрендә файдаланылмаган яллар өчен акчалата компенсацияләр җыела башлый, ләкин акчаны сугыш тәмамлангач кына алырга мөмкин була. Отпусклар ул вакытта авыру очракларында гына, шулай ук йөклелек һәм бала тудыру буенча гына бирелә.
Нәтиҗәдә, халык кулында сугыш вакытында алынмаган 74 миллиард сум акча җыела, бу сугышка кадәр булганнан 4 тапкыр артык булып, кайбер белгечләр фикеренчә, 1947 елда акча реформасына китерә.