1918 елда Ованес Абгарович Русиядә беренче тапкыр каралы-аклы сурәтләрне күрсәтүче җиһаз эшли. 1925 елда телевидениенең өч төсле электр-механика системасына патент ала. Шулай ук ул телефакс та уйлап таба.
1930 елның 30 июнендә Адамян тарихи вакыйгага сәбәпче була. Ул төзегән схема буенча Мәскәү белән Ленинград арасында беренче фоторадиограмма тапшырыла.