“Катюша”га охшаш коралны 1916 елда ук морза Иван Граве уйлап тапкан. Зур тизлектә, еракка оча алучы ракеталарның нәтиҗәлелеге күзгә күренеп торса да, аның ачышына колак салучы булмаган. 1938 елда Граве халык дошманы буларак репрессияләнгән. 1939 елның 23 февралендә Сталин приказы белән ул иреккә чыгарылган. Шул ук вакытта галимне “Катюша”ны ясаучы хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Әлбәттә, төрмә шулпасын татып, янә иреккә чыгучы моңа каршы килмәгән. Бүген рәсми рәвештә “Катюша” авторлары булып башкалар санала. Шулай да, аңа нигез салучы булып акланган халык дошманы Граве кала.
1941 елда Воронежда реактив артиллерия җитештерү җайга салына. Шул ук елда беренче реактив артиллерия батареясе оештырыла. Дошманга үлем белән янаган корал турындагы җыр совет солдатларының рухын күтәрергә дә ярдәм иткән.