+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
30 июнь 2016, 02:00

Тоткыннар сагында

30 июньдә Русиядә җәзаны үтәтү системасының сак хезмәткәрләре көне билгеләнә. 1944 елда нәкъ шул көнне әлеге системаның сак хезмәтенә нигез салынган. Шул ук вакытта холык төзәтү колонияләрен ышанычлы сак белән тәэмин итү бурычы йөкләнгән яңа структура оештырыла. Аннан соңгы реформалар барышында 2001-03 елларда тикшерү изоляторларында, төрмәләрдә һәм колонияләрдә махсуслаштырылган сак бүлекчәләре булдырыла.

Җәзаны үтәтү системасының сак хезмәте — ведомствода иң күпсанлы бүлекләрнең берсе. Тикшерү астында булучыларны һәм хөкем ителүчеләрне тотылу урыннарына алып барганда һәм төрмәләрдә ышанычлы саклау — аның төп бурычы.

Бу структурада кинология бүлекчәләре аерым урын алып тора. Заманча техник чаралар кулланылса да, хезмәт этләре һаман да учреждениеләрне саклауның һәм качкыннарны тотуның нәтиҗәле чарасы булып тора. Бурычлар күләме артуга һәм персонал саны кыскаруга карамастан, соңгы елларда тоткыннарның сак астыннан качу очраклары 15 тапкыр кимегән. Даими камилләшеп һәм объектларның ышанычлылыгын арттырып, сак системасы бүген дә актив үсешә һәм яңара.
Читайте нас: