+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Алар спортны “чәйнәп” каптыра

Олимпия уеннарының һәм башка бәйгеләрнең югары дәрәҗәдә оештырылуы бик күп үзенчәлекләргә бәйле. Ярышлар үтәсе объектларны төзү, спортчыларга уңайлы яшәү шартлары булдыру зур әһәмияткә ия. Шул ук вакытта, бәйге барышын, киеренке көрәшне яктырту да мөһим. Җаваплы һәм мавыктыргыч бурыч спорт журналистларына йөкләтелә. 2 июльдә алар һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

Бәйрәм бай тарихлы. 1924 елның 2 июлендә Парижда Спорт матбугатының халыкара ассоциациясе (AIPS) оештырыла. Оешма спортны пропагандалауны төп максат итеп куя. Бүген AIPS составына 130дан артык ил, шул исәптән Русия дә кергән. 1995 елдан башлап 2 июльдә Спорт журналист­ларының халыкара көне билгеләнә. Русиядә 1990 елда Спорт журналистларының федерациясе оештырылган.

Истәлекле көн спорт үсешенә игътибар зур булган Русиядә дә киң билгеләнә. Спорт журналистлары һөнәри бәйрәмнәрен эштә үткәрә.
Читайте нас: