“Кооперация” сүзен беренче тапкыр Англия икътисадчысы Роберт Оуэн (1771-1858) 1820 ел башларында кулланган. Ул хуҗалык, мәдәни-агарту, иҗтимагый-сәяси проблемаларны бергәләп чишү максатыннан әлеге хәрәкәтне оештыра һәм аның теоретигы булып санала. Канада кооператоры Александр Лейдлоу исә берләшүнең төп максаты – дөнья халкының яшәешен яхшырту өчен дип исәпли. Ничек кенә булмасын, хәрәкәт изге максатлардан оешкан.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы 1992 елда июльнең беренче шимбәсендә Халыкара кооперативлар көнен уздыру турында карар кабул итте. Ул Халыкара кооператив альянсының йөз еллыгы уңаеннан эшләнде. Шул елдан башлап сафларында 700 миллионнан артык кешене берләштергән бу җәмгыять үз һөнәри көнен билгели.
Халыкара кооперативлар көнен уздыруның төп максаты – дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын кооперативларга юнәлтү, халыкара кооператив хәрәкәтен киңәйтү. Бу хәрәкәт социаль-икътисади үсештә мөһим факторларның берсе булып тора.
Бу көнне дөньядагы барлык кооперативлар масштаблы һәм зур булмаган проблемаларны чишүдә берләшеп эш итүнең нәтиҗәлелеген ассызыклыйлар.