+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Мең яшьнең чиреге генә...

2016 елда Стәрлетамак шәһәре үзенең юбилеен билгели. Аңа нигез салынуга аз да түгел, күп тә түгел – чирек мең ел. Әлбәттә инде, Стәрлетамак шәһәренең юбилее – республикада зур вакыйга. Шәһәр – халык саны буенча республикада Уфадан кала икенче урында. Шулай ук ул – Башкортстанның иң зур һәм нәтиҗәле эшләгән сәнәгать үзәкләренең берсе.

Юбилейга әзерлек күптән башланса да, быел бәйрәм уңаеннан мәдәни чаралар, спорт ярышлары, фәнни-гамәли конферен­цияләр аеруча күп үтә. Июнь азагында шәһәр китапханәсендә рәссам А. П. Коробовның шәһәр юбилеена багышланган күргәзмәсе, тарих һәм төбәкне өйрәнү музеенда “Иске шәһәр буйлап сәяхәт” фотокүргәзмәсе, картиналар галереясендә сәнгать мәктәбе укучылары күргәзмәсе оештырылды.

Шулай ук элегрәк үткән ГТО фестивале, Җиңел атлетика буенча марафон, үсмерләр клубы арасында 250 метр дистанциягә йөгерү бәйгесе һәм башка ярышлар, иҗади проектларның III республика конкурсы финалы, халыкара “Котовасия” юмористик рәсемнәр конкурсы, балалар иҗатының “Ак тирмә” II шәһәр фестиваленең гала концерты, сәнгатьле уку, иншалар конкурсы да “Стәрлетамакка – 250 ел” шигарен девиз итеп алды.
Читайте нас: