6 июльдә планетаның күп шәһәрләрендә Үбешү көне билгеләнә. Төрле чаралар, ярышлар оештырыла: “Иң озак үбешү”, “Иң гади булмаган үбешү”, “Иң матур үбешү” һәм башкалар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла.
Легенда буенча, үбешкәндә кешеләрнең җаннары кушыла, шуңа никахны теркәгәннән соң да үбешеп раслап куялар. Русиядә бу бәйрәм чагыштырмача күптән түгел билгеләнә башлады.