+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Өч гасырлык тарихы бар

Бишбүләк районының Ает авылы юбилеен билгеләде.

Ает — Бишбүләкнең иң билгеле авылларының берсе. Аның өч гасырга якын бай тарихы бар. Дөньяга бихисап танылган шәхесләрне биргән бу төбәк. Замандашларыбызга Ает, беренче чиратта, патриот-шагыйрь Фатих Кәрим исеме аша билгеле. Әдәбият сөючеләр аның бертуганы — шагыйрь Ярлы Кәримне дә яхшы белә. Аетлылар республикада оста оештыручы һәм зур җитәкче буларак танылган галим һәм сәясәтче Илдар Гыймаев белән дә хаклы рәвештә горурлана. 2008 елда каты авырудан соң 46 яшендә генә вафат булган Илдар Рәис улы Бишбүләк районын, республика Президенты хакимиятен, Башкортстан дәүләт аграр университетын уңышлы җитәкләде, талантлы оештыручы, искиткеч акыллы, кечелекле кеше буларак зур абруй казанды.

Ает үзенең өч гасырга якын тарихында дистәләгән талантлы шәхес­ләрне үстерә. Алар арасында галимнәр дә, хәрбиләр дә, зур җитәк­челәр дә, гади хезмәт кешеләре дә бар. Авылның чираттагы юбилей чарасында Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Наил Гатауллин, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстанның һәм Татар­станның халык артисты Айдар Галимов һәм башка рәсми кунаклар катнашуы очраклы түгел. Фатих Кәрим­нең Казанда яшәүче кызы Ләйлә ханым да әтисе туып-үскән авылның олы бәйрәм­нәреннән читтә калмый. Быел да ул кадерле кунаклар арасында булды.

Архив язмаларында беренче тапкыр XVIII гасыр башында искә алынган Аетның бай тарихын өйрәнүгә күп көч салучыларның берсе – тарихчы, педагогика ветераны Камил Хәмитов. Камил Фәйруша улы Елбулактамак авылында яши. 68 яшьлек Камил абый яшьләргә хас үҗәтлек белән яраткан эше белән шөгыльләнә — туган төяге тарихы буенча ике дистәдән артык фәнни мәкалә бастыруга ирешкән ул. 40 елдан артык гомерен мәктәпкә, балалар тәрбияләүгә багышлый. 2007 елда Русиянең иң яхшы укытучылары бәйгесендә җиңү яулый. Ает авылы тарихын мөмкин кадәр тирәнрәк өйрәнү – аның төп максаты. Шуңа күрә Аетта узган юбилей чаралары күпләр өчен көтелгән очрашулар, күңелле бәйрәм булса, Камил Фәйру­ша улы өчен — һәрвакыт зур эш, тарихи язмаларны баету өчен яңа мәгълүмат туплау мөмкинлеге.
Читайте нас: