Барлык яңалыклар

Чесмен сугышы

1768 елда урыс-төрек сугышы башланганнан соң Русия Балтыйк диңгезеннән Урта диңгезгә берничә эскадрасын җибәрә. Бу анда булган Кара диңгез флотына төрекләрнең игътибарын киметү өчен эшләнә. Ул “Беренче архипелаг экспедициясе” дип атала.

Экспедициядәге Русия флоты Чесмен бухтасында төрек флоты белән очраша. Урыс флотында 9 кораб, 3 фрегат һәм 19 транспорт судносы булса, төрекләр аларны 16 кораб, 6 фрегат, 6 шебек (җилкәнле-ишкәкле хәрби судно), 13 галера (ишкәкле хәрби судно), 32 кече судно кергән флот белән каршы ала. 5 июльдә Хиосс бугазындагы тәүге бәрелештә һәр як берничә корабын югалтканнан соң төрекләр Чесмен бухтасына чигенә. 6 июльдә бухтада кабат атышлар башлана. Ул икенче көнгә кадәр дәвам итә һәм Русия флоты җиңүе белән тәмамлана. Төрек кораблары тулысынча тар-мар ителә. Дөрес, хәрбиләрне югалтулар бер чама була. Ике як та 11 мең хәрбиен югалта.

Бу җилкәнле флот тарихына иң каты бәрелеш булып кереп кала. Җиңүне данлау өчен Екатерина II фәрманы белән бик күп эшләр башкарыла. Петербургтагы сарайда Чесмен залы, 2 һәйкәл, обелиск, колонналар, чиркәү ачыла. Алтын һәм көмеш медальләр коела.

2012 елда президент указы белән 7 июль Русиянең Хәрби дан көннәре исемлегенә кертелә.
Читайте нас в