+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Илбашы

Нурсолтан Назарбаев — Казах ССРның беренче һәм бердәнбер президенты (1990-91), Казахстан Респуб-ликасының беренче президенты. 1984-89 елларда Казах ССРы Министр­лар Советы рәисе, 1989-91 – елларда Казахстан Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының беренче секретаре. “Илбашы” (милләт җитәк­чесе, казахча — елбасы) титулын йөртә.

Нурсолтан Назарбаев 1940 елның 6 июлендә Казах ССРының Алматы өлкәсе Каскелен районының Чемолган авылында крестьян гаиләсендә туган.

1958 елда Тимертау шәһәрендә төзе­леш идарәләрнең берсендә эшче булып урнашкан. Шул ук елда металлургия белгечлеген үзләштерү максаты белән ул Украинаның Днепродзержинск шәһәренә укырга җибәрелгән. 1960 елда Казахстанга кайта һәм 1960-69 елларда Караганда металлургия комбинатында эшли. 1967 елда завод карамагындагы югары техник уку йортын тәмамлый һәм инженер-металлург квалификациясе ала. 1969 елда Нурсолтан Назарбаев КПССның Тимертау шәһәр комитетының сәнәгать бүлеген җитәкли, соңрак — комсомолның Тимертау шәһәре комитеты секретаре, 1971 елда шул ук комитетның икенче секретаре була. 1973 елда — Караганда металлургия комбинатының партия комитеты секретаре, 1976 елда КПСС Үзәк Комитеты карамагындагы Югары партия мәктәбен читтән торып тәмамлый. 1977-79 елларда – КПССның Караганда өлкә комитеты секретаре, соңрак икенче секретаре булып эшли. 1979 елда Нурсолтан Назарбаев Казах ССРы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты секретаре була, ә 1984 елда Казах ССРының министрлар советы рәисе вазыйфаларына билгеләнә. 1979-1989 ел­ларда – Төньяк Казахстан өлкәсеннән 10нчы һәм 11нче чакырылышлар СССР Югары Советы депутаты. 1989-92 елның гыйнварына кадәр — СССР халык депутаты, бер үк вакытта — Казахстан Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының берече секретаре (1989-91), КПСС Үзәк Комитетының Сәяси бюросы әгъзасы (1990-91), Казах ССРы Югары Советы рәисе (1990). 1991 елда Нурсолтан Назарбаев Казахстан президентының беренче сайлауларында җиңә. 2015 елның апрелендә 5нче срокка Казахстан Президенты итеп сайланды. 1997 елда Нурсолтан Назарбаев Казахстан башкаласын Алма-атадан Акмолага (Астанага) күчерде. Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевның туган көнендә Астана шәһәре көне дә бәйрәм ителә. 1 декабрьдә Казахстан Республикасының беренче Президенты көне билгеләнә. Яңа милли бәйрәмне гамәлгә кую турында карар 2011 елда Казахстан парламентының пленар утырышында кабул ителде.

Нурсолтан Назарбаев Казахстан белән Русия арасындагы дуслыкны югары бәяли. “Советлар Союзы таркалгач та безнең аралар бозылмады. Дуслык еллар дәва­мында сыналып килде, шуңа күрә дә ул нык”, дип белдерде ул.
Читайте нас: