Петр I Карл XII җитәкчелегендәге швед гаскәрләреннән Ливонияне тартып алганнан соң, анда Санкт-Петербург кирмәненә нигез салына. Карл, үзәк Русияне яулап, Мәскәүне кулга төшерү эшләрен башлый. Ләкин гаскәренең өчтән берен югалту, һава торышының начарлыгы һәм үзе яралану сәбәпле, Полтавада зур югалтулар кичерә. Ул бәрелештә швед гаскәрләрендә союзниклары белән бергә 37 мең кеше, 41 артиллерия орудиесе исәпләнсә, урыс армиясендә 60 мең кеше, 102 артиллерия берәмлеге була. Урысларның көтмәгәндә һөҗүм итүе сәбәпле, дошманның 4 кенә орудиесе ут ачарга өлгерә. Полтава сугышында шведлар 9 мең кешесен югалта, 19 меңе кулга төшерелә. Урыс армиясе 1345 кешесен югалта, 3290 кеше яралана. Чигенеп барган швед армиясенең бер өлеше камалышка эләгеп, тагын 15 мең дошман капитуляцияләнә. Карл XII Төркиягә кача. Шведлар Финляндия, Польша, Балтыйк буе илләреннән куып чыгарыла.