Шоколад ясау серен беренче булып Америка индеецлары – майя яисә ацтек халыклары үзләштергән, дигән фараз бар. Алар аны “илаһи ризык” дип атаган. Башка фараз буенча “шоколад” сүзе “ачы су” дигәнне аңлата. Индеецлар тарттырылган һәм кыздырылган какаоны суга бутап, борыч өстәп эчә торган булган.
Испан конкистадорлары бу ризыкны “кара алтын” дип исемләгән һәм көч-куәт арттыру өчен кулланган. Европада шоколад 1520 елда пәйда була, Америкадагы салкын һәм ачы эчемлектән татлы һәм кайнарга әверелә. Бу татлы ризыкка багышлап һәйкәлләр куелган, музейлар ачылган.
Шоколадның хәзер ниндие генә юк: карасы (ачысы), агы, сөтлесе, катысы, йомшагы... Организмга файдалымы-түгелме икәнлегенә килгәндә, табиблар әле булса бер генә фикергә килә алмый.