+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ун миллиардны көтәбез

Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, 1987 елның 11 июлендә Җир шарында яшәүчеләрнең саны 5 миллиард кешегә җиткән. Бу көнне шартлы рәвештә – “Биш миллиард” көне дип атыйлар.

1989 елда БМО Бөтендөнья ватандашлар көнен (World Population Day) булдыра, ул көн ел саен 11 июльдә билгеләнә.

Дөньяда яшәүчеләрнең саны арту БМОны җитди борчуга сала. Борчылырлык та шул, 1960-99 елларда Җир шарында кеше саны ике тапкыр артып, 6 миллиард чиген үтеп китә. Әлегә вакытта дөньяда яшәүчеләр саны ел саен 77 миллионга арта. Моның 95 проценты үсеп килүче илләргә туры килә. “Биш миллиард” көненең 20 еллыгында (2007 ел) дөньяда яшәүчеләр саны 6,7 миллиард кешегә җитте.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы фаразы буенча, 2050 елда Җир шарында халык саны 7,9-10,9 миллиард кешегә җитәчәк.
Читайте нас: