+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
14 июль 2016, 02:00

Бер мәхәббәт тарихы

Һәр елның 8 июлендә Русиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләнә.Шушы дата уңаеннан Уфаның Салават Юлаев мәйданында узган беренче балалар рок-фестивалендә 50 ел бергә гомер кичергән күркәм парлар да чакы­рыл­ган иде. Кунакларны Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев һәм Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов тәбрикләп, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Чәчләренә чал кунган, әмма күңелләрендә бер-берсенә карата мәхәббәт саклаган матур парлар күпләрне сокландырды. Моннан 50 ел элек бер-берсенә, мәңгегә бергә булыйк дип вәгъдәләшеп, тормыш кыенлыкларына бирешмичә, тиң-тигез, бәхетле гомер кичергән, гаилә, мәхәббәт, тугрылык төшенчәсенә тап төшермәгән үрнәкле олпат яшьтәге кешеләр алар. Бү­ләкләнүчеләр арасында Зәкирә һәм Муса Мөлековлар да бар иде.

Башкортстан дәүләт университеты башкорт филологиясе һәм журналистика факультетының икенче курсында укыганда без, бер төркем студентлар, немец теленнән башлангыч белемле буларак, шушы телне өйрәнүне дәвам итәргә теләдек. Дәрескә мөлаем йөзле, немец телендә шулчаклы иркен аралашучы Зәкирә Мөлекова керде. Беренче көннән алып, арытаба ике ел чит тел дәресләренә чын күңелдән, зур теләк белән йөрдек. Дәрес шулчаклы җиңел үзләштерелә иде, аннан бигрәк Зәкирә Бәдретдин кызының педагогик осталыгына соклана идек, моңлы тавышы белән укыган лекцияләрен тын да алмый тыңлаган чаклар бүгенгедәй хәтердә. Укыту­чының үз фәнен яратуы, тирән белемлелеге, хатын-кызларга хас сөйкемлелеге якты тәэссоратлар калдырды, ул күңелдә бүген дә үрнәк булып саклана.

Киң, якты, матур күңелле кешенең тормыш юлы да күркәм, диләр бит. Бу хак сүзләр. Зәкирә Бәдретдин кызы белән тормыш юлдашы Муса Гайса улы бик күпләргә, аеруча бүгенге яшьләргә үрнәк булырлык күгәрченнәрдәй парлы, бәхетле гомер кичерүче гаилә. Быел 2 июльдә аларның мәңгелеккә дип чәчләрен-чәчкә бәйләүләренә 50 ел булган.

Миякә районының Миякә совхозында (элек авыл шулай аталган) туып-үскән Зәкирә Бәдретдин кызы башлангыч белемне шунда ала. Арытаба 7нче сыйныфка Әлшәй районы Никифар авылына бара. Урта мәктәпне тәмамлап, чит телләр укытучысы булырга теләге көчле була аның. Башкортстан дәүләт университеты чит телләр факультетының немец телен өйрәнү бүлегенә керер өчен ике ел әзерлек курсларына йөри. Ниһаять, үз тырышлыгы белән студент булу бәхетенә ирешә. Гафури урамындагы йортта тора. Күрше фатирда Муса исемле егет яши. Муса Гайса улы тумышы белән Благовар районы Сынны авылыннан. Мәктәптән соң урман хуҗалыгы техникумында укый, арытаба Салават шәһәрендә берникадәр вакыт эшли. Эше гуманитар фәннәр белән бәйле булмаса да, Муса Гайса улы “Кызыл таң” гәзитенә мәкаләләр язып тора. Күп тә үтми БДУның татар-урыс филологиясе факультетына укырга керә.

– Язудан туктамадым, дәрестә дә мәкалә язып утыра идем, – дип искә ала студент елларын Муса Гайса улы.
Эх, шушы студент еллары! Яшьлекнең бу мизгеле күпме яшь йөрәкләрне бер-берсенә бәйләде икән? Үз тиңеңне табып дөнья кору, яратышып яшәү гаиләне гомерлеккә мәхәббәтле, ныклы итәдер. Әлеге мәхәббәт тарихында да нәкъ шулай була. Гафури урамындагы йортның 6нчы фатирында яшәүче озын буйлы, чибәр, җитмәсә шул ук университетта да укып йөрүче кызның игътибарын шундук җәлеп итә егет. Яшьләр 5 ел очрашып, дуслашып йөри. Ниһаять, 1966 елның 2 июлендә алар өйләнешә.

Зәкирә Бәдретдин кызы югары уку йортын тәмам­лаганнан соң университетта эшкә кала. Хезмәт эшчәнлеге 50 ел, шуның 25 елы кафедра мөдире вазыйфасында эшләү. Бүгенге көндә дә ул университетта укытып йөри. Муса Гайса улының хезмәт биографиясе “Кызыл таң” гәзите белән ныклап бәйләнә. Хәбәрче, бүлек мөдире, җаваплы секретарь булып эшләп, арытаба 1986-91 елларда мөхәррир була. Уллары Малик белән Маратка гомер бирә алар. Малик әлеге вакытта Америкада хезмәт командировкасында, Марат Мәскәүдә яши һәм эшли.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе исеменнән дә “Татар гаиләсе” проекты кысаларында Мө­ле­ковларга, 50 ел гомер кичергән гаилә буларак, истәлекле бүләк тапшырылды. Зәкирә апа белән Муса абый Мөле­ковлардан ныклы, күркәм гаилә булып яшәүнең сере, бүгенге яшь гаиләләргә әйтер теләк­ләре турында кызыксындым.

– Әни, дәү әниләр безне, чыккансың икән кияүгә, яшә, дип тәрбияләде. Түземлек, бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә кирәк, – ди Зәкирә Бәдретдин кызы.

– Без авылда үскән егетләр. Ояла идек. Һәрвакыт әни күз алдына килеп баса. Шуңа тәрбия гаиләдән башлана дип уйлыйм, – диде Муса Гайса улы.

Сигез дистәне түгәрәкләп килүче Муса Гайса улы, янында кызлар кебек йөгереп торучы, хәстәрлекле, изге кү­ңелле хәләл җефете Зәкирә Бәдретдин кызы хаклы. Өлкәннәр сүзенә колак салу, бер-береңә ихтирамлы, терәк булу, чыннан да, бәхетле гаилә дигән төшенчәнең середер. Соклангыч пар Мөлековларны күркәм юбилейлары белән тәбрикләп, озын гомер, ныклы сәламәтлек, балалар, оныклар куанычына төренеп яшәү­ләрен телибез!
Читайте нас: