Табиблар һәм диетологларның искәртеп, кисәтеп торуларына карамастан, АКШта, башка илләрдә, шулай ук Русиядә хот-дог яратучылар бихисап. Һәр америкалы елына уртача 60 хот-дог ашый дип санала. Илнең Бәйсезлек көнендә 150 миллионлап сосискалы булка америкалылар ашказанына юл ала.
Кем ничектер, ә безгә үзебезнең татар милли ашлары: өчпочмак, зур һәм кечкенә бәлешләр күпкә тәмлерәк тоела. Кызганыч ки, аларны, хот-догны, я булмаса, чәкчәкне зурлаган кебек зурлаучы, туган көннәрен үткәрүче, аларга багышлап комиссияләр төзүче, ярышлар оештыручы гына юк. Ләкин, кем белә, бәлки, киләчәктә Башкортстанда яисә Казанда Бәлеш көннәре дә үтә башлар әле.