+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
16 июль 2016, 02:00

Данлыклы сәяхәтче, папуаслар дусты

Күренекле урыс этнографы, антрополог, биолог һәм сәяхәтче Николай Николаевич Миклухо-Маклай 1846 елның 17 июлендә Новгород губернасы Боровичи өязенең Языково-Рождественское авылында туган. 1858 елда гаиләсе Санкт-Петербургка күченеп килгәч, ул шундагы гимназиядә укый башлый. Әйтергә кирәк, уку авыр бирелә, 1861 елда студентлар манифестациясендә катнашкан өчен аны гимназиядән куып чыгара да язалар. 1863 елда гимназияне тәмамлагач, Николай физика-математика факультетының ирекле тыңлаучысы сыйфатында Петербург университетына укырга керә. 1864 елда, янә дә студентлар хәрәкәтендә катнашканы өчен, аны Русия югары уку йортларында уку хокукыннан бөтенләй мәхрүм итеп, университеттан куалар.

Белем алуны дәвам итү максатында, булачак сәяхәтче Миклухо-Маклай Германиягә китә, биредәге университетларда философия, медицина, химия фәннәрен төпле өйрәнә. Шушы чор галим тормышында истәлекле вакыйга белән билгеләнә: ул зоолог-тикшеренүче Э. Геккель белән очраша һәм аңардан Канар утрауларына һәм Мароккога фәнни экспедициядә катнашуга чакыру ала.

1868 елда укуын тәмамлаганнан соң тик­шеренүләр максатында оештырылган сәяхәтләр Миклухо-Маклай өчен тормыш мәгънәсенә әверелә.

Сәяхәтләр барышында яшь галим дөньяның төрле төбәкләрендә була. 1871 елның 20 сен­тябрендә, мәсәлән, ул Коралл диңгезе ярында Бонг авылы янына килеп чыга. Урыс тикше­ренү­чесе биредәге җирле халык — папуаслар белән якыннан аралаша, үзенең мөнәсәбәте, ярдәм­чел­­леге белән аларның тулы ышанычын яулый. Бу инде сәяхәтчегә кыргый кабилә саналган папуасларның телен, гореф-гадәтләрен якыннан өйрәнү мөмкинлеге бирә. Әйткәндәй, папуаслар Миклухо-Маклайны якын күреп, “тамо-рус”, ягъни “урыс кешесе” дип атап йөртә.

1886 елда Русиягә кайткач, сәяхәтче-галим зур экспедицияләрдә катнашмый, Украинада антропология буенча тикшеренүләр генә алып бара. Тууына 170 ел үтсә дә, галимнәр һәм сәяхәтчеләр арасында Миклухо-Маклай исеме бүген дә үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән фән эшлеклесе мәгънәсендә йөри.
Читайте нас: