+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
16 июль 2016, 02:00

Диңгезгә рәхмәтле бәйрәм

Япониядә диңгезгә рәхмәт яудыручы бәйрәмнең булмавы мөмкин дә түгел. Андый бәйрәм, чынлап та, бар һәм ул Диңгез көне дип атала да. Июльдә билгеләнүче дәүләт бәйрәме закон буенча океанга рәхмәт йөзеннән һәм диңгез иленең чәчәк атуын теләп оештырыла.

Зур материклардан Охот, Япон, Тын һәм Көнчыгыш Кытай диңгезләре белән аерылган илнең тормышы элек-электән диңгезгә бәйле булган. Анда яшәүче кешеләрнең тормышы һәм эше, товарлар ташу шул диңгез сулары аша башкарылган, Япониягә чит ил мәдәнияте үтеп керүенә дә диңгезләр сәбәпче булган.

1996 елдан башлап бәйрәм ителүче Диңгез көне 2003 елда рәсми рәвештә июльнең өченче дүшәмбесенә күчерелә. Бәйрәмдә япон халкы ял итә, алар өчен төрле чаралар оештырыла. Әлеге көннең үз әләме дә бар: ак фонда йөзүче сары, зәңгәр, яшел, кызыл төсләрдән торган кәгазь кораб.
Читайте нас: