+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
16 июль 2016, 02:00

Корыч коючылар бәйрәме

Металлурглар көне безнең илдә алтмыш елга якын билгеләнеп килә. Аны шушы данлыклы һөнәр ияләре хөрмәтенә 1957 елның 28 сентябрендә СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә булдыралар һәм шул документка ярашлы июльнең өченче якшәмбесендә бәйрәм итәләр.

Башкортстан дөнья күләмендә билгеле металлургия төбәге саналмаса да, корыч кою тармагында соң­гылар исәбендә дә түгел. Илебезнең дистәләрчә данлыклы корыч кою осталары да Башкортстан җирендә туып-үскән. Мин шуларның берсе – Социалистик Хез­мәт Герое Иван Погорелец турында гына сөйләп үтәм. Иван Ефимович 1926 елның 27 ноябрендә Дәүләкән районының Вязовка авылында туган. Бөек Ватан сугышы яугиренең сугыштан соңгы гомере Чиләбе шәһәре белән бәйле. Ул андагы данлыклы металлургия заводында өч дистә елга якын оператор булып эшли. 1954 елда Чиләбе металлургия техникумын тәмамлаган егеткә иң җаваплы участокларны ышанып тапшыралар. Фидакарь хезмәт үрнәге, эшкә иҗа­ди караш күрсәткәне өчен 1966 елда якташыбызга Герой исеме бирелә. Пенсиягә чыккач, ул училищеда һөнәргә өйрәтү мастеры булып эшли, үз урынына йөзләгән корыч коючы әзерли. Чилә­бе шәһә­ренең шәрәфле шәхесе исе­менә лаек булган Башкортстан егете 2010 елда вафат була һәм андагы Геройлар аллеясында дәүләт дәрә­җә­сендәге хөрмәт белән җирләнә.

Герой якташыбыз турында өч китап язылган. Ул КПССның XXIV съезды делегаты, СССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.
Читайте нас: