+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
16 июль 2016, 02:00

Очкыннан ялкын кабынганда...

Бурдан кала, уттан калмый, ди халык әйтеме. Ә ул ут бер очкыннан чыгарга мөмкин. Мизгел эчендә очкын янгынга әйләнеп, күз ачып йомганчы бөтен дөньяңны кара күмергә әйләндерә ала. Әнә шул янгын сагында торучыларны безнең халык яратып бетерми. Юкка-барга бәйләнәләр, димәкче булалар. Ә бит шул “бәйләнчек”ләр булмаса, янгыннар бездә даими кунак булыр иде. Әле дә ярый янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре җитешсезлекләрне вакытында күреп, аңа киртә куярга өлгерә. Менә шул авыр да, хәвефле дә хезмәт ияләре 18 июльдә һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Ә тәүге тапкыр Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары көне 2007 елда үткәрелгән.

Бу орган 1927 елның 18 июлендә властьлар тарафыннан чыгарылган махсус поло­жениегә кул куелганнан соң барлыкка килә. Алар янгыннарны кисәтергә һәм сүн­дерергә, оешмаларда янгын хәвеф­сезлеге торышын тикшерергә, янгын сүндерү инвентарен һәм җиһазларын тәртиптә тотарга һәм илдә янгын сүндерү белемен үстерергә ярдәм итәр­гә тиеш була. Һәм бүген дә шушы җитди бу­рычларны үти.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, федераль дәү­ләт янгын күзәтчелеге органнарында ил буенча 14 меңнән артык кеше хезмәт итә. Ел саен инспекторлар көче белән төрле объектларда янгын хәвефсезлеген контрольдә тоту буенча 750 меңнән артык чара үткәрелә, 5 миллион җитешсезлекне бетерү таләбе куела.
Читайте нас: