Шахмат җир йөзендәге иң популяр спорт уены – аның өчен шахмат тактасыннан һәм фигуралардан башка берни дә кирәкми. Әлбәттә, бу уенны ярату мотлак. Ә аны яратмаганнар сирәк. Быел халыкара шахмат көне билгеләнә башлауга төгәл 60 ел тула.
Русия, шул ук футболдан аермалы буларак, дөньядагы иң көчле шахмат иле буларак танылу алган. Халыкара гроссмейстер Гата Камский кебек милләттәшебез белән дә хаклы рәвештә горурлана алабыз.