+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
19 июль 2016, 02:00

Япониядә хатын-кыз министрлар көне

Дөньяда сәясәттә зур уңышларга ирешкән хатын-кызлар байтак. Кайбер илләрдә хатын-кызларның дәрә­җәле урыннарда эшләве гадәти хәл булса, кайбер­лә­рен­дә бу чагыштырмача яңа күренеш. Мисалга, Япониядә.

Биредә фәкать 1960 елның 19 июлендә генә гүзәл зат вәки­ле Накаяма Маса ил хөкүмәтендәге дәрәҗәле вазый­фаларның берсенә — сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнгән. Шуннан башлап 19 июль илдә рәсми булмаган рәвештә “Хатын-кыз министрлар көне” дип йөртелә башлаган.

Шунысы кызыклы, Д. Коидзуми Премьер-министр булган 2001-06 елларда Министрлар кабинетында барлыгы 8 хатын-кыз министр эшләгән. Соңгы чорларда исә Япониянең Министрлар кабинетында эшләүче хатын-кызларның саны 2-4 кешедән артмавы билгеле.
Читайте нас: