+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
23 июль 2016, 02:00

Шәхес. Йолдыз. Легенда

Табында утырабыз. Шактый гына исергән бер ир, яныма килеп, һич тә шаярмыйча чын күңелдән: “Айгөл, җырла әле! Синең тавышың шундый матур, Высоцкийныкы кебек!” — ди.

Менә сиңа мә! Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә...

Юк, үпкәләмим. Бала чаклар хә­тер­дә. Өебездәге граммпластинка­ларның иң кадерлеләре Владимир Высоцкийныкы иде. Көне-төне тыңласаң да туйдырмый иде.

Высоцкийның тавышын миллионлаган тавыштан да аерып була. Ул — гасыр кешесе, сәнгать күгендә үз урынын мәңгелеккә алган якты йолдыз.

Популяр җырчының биографиясен белмәгән кеше сирәктер, шулай да... Амбицияле Высоцкий, башлыча, гади эшче һөнәрен сайларга уйлый һәм инженерлык-төзелеш институтына укырга керә. Әмма айлар уза, ә уку шатлык китерми. Владимир үзенең театр юнәлешендә укырга теләвен аңлый.

Высоцкий беренче җырларын 60-70нче елларда яза башлый. Башлыча, ул күңел ачу өчен генә язылган шаян җырлар була. Тора-бара аның сәләте үсә, моны башкалар да тоя башлый. Һәр шигырендә — зур кыюлык, күзгә бәреп әйтелгән ачы дөреслек. Владимир Семенович Таганкадагы драма һәм комедия театрына килә. Анда ул Гамлет (“Гамлет”, У. Шекспир), Галилей (“Жизнь Галилея”, Б. Брехт), Лопахин (“Вишневый сад”, А. Чехов) һәм башка — 20дән артык роль башкара. Соңрак Владимир Высоцкий кино актеры буларак зур популярлык яулый. Соңгы — “Место встречи изменить нельзя” сериалында Глеб Жеглов роле тамашачыга шулкадәр ошый ки, хәтта картина зәңгәр экраннарга чыгып күп еллар узгач та Эчке эшләр министрлыгына “Капитан Жеглов” исеменә хатлар килә.

Тормыш юлы чагу да, катлаулы да. Француз актрисасы Марина Влади белән булган 12 еллык никах киләчәктә күп документаль һәм нәфис фильмнарга тема бирә. Владига Высоцкий күп җырларын багышлый, ул аның илһамландыручысы һәм коткаручысы була.

1980 елның 25 июлендә Владимир Высоцкийның йөрәге тибүдән туктый. Нәкъ шушы көннәрдә илдә Олимпиада ябылу тантаналары уза, бу хакта махсус рәвештә игълан итмәскә тырышсалар да, бу чара меңәрләгән кешегә яраткан җырчысын соңгы юлга озатуга комачаулык итми.
Читайте нас: