1713 елның 25 июлендә Петр I указы белән Русиядә беренче махсуслаштырылган тикшерү органы — Тикшерү канцеляриясе барлыкка килә. Ул турыдан-туры дәүләт башлыгына буйсынган һәм алдан тикшерү үткәрү вәкаләтләренә ия тәүге дәүләт органы була. Яңа орган дәүләтчелек нигезләрен какшатырга тырышучы коррупцион гамәлләргә: ришвәтчелеккә, дәүләт милкен үзләштерүчеләргә, мошенникларга каршы көрәшә. Асылда, Петр I дәүләт дәрәҗәсендә коррупциягә каршы көрәшергә омтылыш ясый. Мәсәлән, XVIII гасыр башында Русиядәге 23 сенаторның 11е Тикшерү канцеляриясе игътибарын җәлеп итә, алар җинаять җаваплылыгына тарттырыла. Бу күп чиновникларга ошамый, билгеле, һәм Петр I үлгәннән соң әлеге канцелярияләр юкка чыгарыла һәм онытыла.
1860 елда суд реформасы барышында Александр II бу органны тергезергә тырышып карый һәм, тикшерү органнарын полиция составыннан чыгарып, судларга тапшыра. 1917 елдан соң тикшерү бүлекчәләре барлык хокук саклау органнарында да диярлек пәйда була. 1929 елда җинаятьләрне тикшерү бурычлары РСФСР Прокуратурасына күчә.
2007 елда гына тикшерүгә җитәкчелек итү вәкаләтләре прокурорлар компетенциясеннән алына. Шушы ведомствога буйсынуын дәвам итсә дә, прокуратураның тикшерү аппараты күрелгән чаралар нәтиҗәсендә бәйсез һәм үзаллы ведомствога әйләнә. Тикшерү органнарының үсеш моделе Петр I системасына кайтуы 2011 елның 15 гыйнварында гына гамәлгә ашырыла. Бу органга Русия Президенты җитәкчелек итә һәм Тикшерү комитеты Рәисе Президент тарафыннан тәгаенләнә башлый. Тикшерү комитетының бәйсезлеге коррупциягә каршы, шул исәптән югары власть органнарында, нәтиҗәле көрәш алып бару өчен шартлар булдыра.