+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
28 июль 2016, 02:00

Рәхмәт әйтергә онытмагыз!

Ел саен, июльнең соңгы җомгасында, корпоратив һәм шәхси Интернет челтәрләренең, мәгълүмат базаларының, почта системаларының, программа комплексларының администраторлары “Система администраторы көне”н билгели. Яки, америкалыларча әйткәндә, “Система администраторына рәхмәт әйтү көне”н. Система администраторларының эше табиб эшенә охшап тора, диләр. Бар да яхшы икән, аның хакында искә алучы да юк. Ә инде нинди дә булса хилафлык килеп чыкса — көт тә тор, администратор барысы өчен дә җавап бирергә тиеш!

— Елга бер тапкыр булса да система администраторы кулланучыларының рәхмәт сүзләрен ишетергә тиеш, — Чикагодан Тэд Кекатос шулай уйлаган да һөнәри бәйрәмгә нигез салган. Һәм шул рәвешле 1999 елның 28 июленнән башлап система администраторлары көне билгеләнә башлаган. Сез дә бу көнне администраторларга рәхмәт әйтергә онытмагыз — алар ярдәме белән электрон почтагызга хатлар вакытында килә, планетаның теләсә нинди почмагы белән интернет-элемтә булдырыла, кызыклы һәм файдалы сайтларга юллар ачыла.
Читайте нас: