Бу көнне Русиянең кайбер башка шәһәрләрендә дә кыяр бәйрәме үткәрелә. Безнең халык аны шул кадәр ярата ки, хәтта “яшел-шадра”га һәйкәлләр куя. Узган елда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 521 мең, крестьян-фермер хуҗалыкларында – 130 мең, шәхси хуҗалыкларда 1 260 мең тонна кыяр җыеп алынган.
Кызганычка каршы, безнең якларда кыяр бәйрәмнәре оештырылмый, шулай да, бүген күрше малайлары сезнең кыярга “төшсә”, артык ачу кабартмагыз, димәк, алар кыяр бәйрәмен туйлаган!