1992 елның 31 мартында Башкортстан Русиянең башка республикалары белән яңа федератив килешүгә кул куя. Русия Федерациясе белән Башкортстан Республикасы дәүләт власте арасында идарә итү даирәсен һәм вәкаләтләрне бүлешү турында килешү һәм аңа кушымта документ республиканың арытабангы сәяси һәм социаль-икътисади үсешендә зур роль уйнады, дип билгели белгечләр.
Нәкъ шушы документка кул кую нәтиҗәсендә Башкортстан илдәге катлаулы үзгәртеп корулар чорын артык авырлыкларсыз үтә. Федератив килешү шул чор өчен чынлап та мөһим документ була, республикага мөстәкыйльлек һәм икътисади үзаллылык бирә.
Ә 1994 елның 3 августында Русия Федерациясе белән Башкортстан арасында Вәкаләтләрне үзара бүлешү турында килешүгә кул куелды. Килешү Башкортстанның дәүләт-хокукый статусын раслаучы документ булып тора. Аның текстын төзегәндә 1993 елның 25 декабрендә республикада үткән референдум нәтиҗәләре (анда гражданнарның 75,5 проценты Башкортстанның икътисади үзаллылыгы һәм Русия белән килешү нигезендә мөнәсәбәтләрне көйләү өчен тавыш бирде) исәпкә алынды.
Белгечләр фикеренчә, Килешүнең әһәмияте гаять зур, ул Башкортстан үсешендә яңа баскыч булды. Килешүгә ярашлы, республика дәүләт корылышы, милек, бюджет, законнар чыгару, суд системасы, халыкара һәм тышкы икътисади эшчәнлеккә кагылышлы мәсьәләләрне үзаллы хәл итү хокукы алды.