+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
2 август 2016, 02:00

“Ту бе-Ав!”, ягъни “Мин сине яратам!”

3 августта яһүд календаре буенча Ава көне билгеләнә. Бу – мәхәббәт көне! Акыл ияләре фи­керенчә, Израильдә моннан да күркәмрәк бәйрәм юк. Бу көнне кызлар бертөсле күлмәкләр киеп, виноград үскән бакчалар янында биегәннәр, җырлаганнар, егетләрне үзләренә гашыйк итәргә тырышканнар, гаилә тоткасы булырдай хатынны сайларга өндә­гәннәр. Нишләп 15нче Ава көне кияү яки кәләш сайлау көне бул­ган соң? Аларның “Саннар китабы”на ярашлы, кыз, әтисеннән күчкән җирнең хуҗасы буларак, аны икенче нәселгә бирмәс өчен, үз нәселеннән булган егеткә кияүгә чыгарга тиеш икән. Ә көчләп яраттырып булмый бит! Шунлыктан Израиль аксакаллары нәкъ шушы көнне, бөтен чикләрне читкә куеп, үзеңә ошаган кызны сайлап алып, өйләнергә рөхсәт бир­гән.

Читайте нас: