+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
4 август 2016, 02:00

Халыкара светофор көне

Халыкара светофор көне 5 августта билгеләнүгә 1914 елдагы хәл сәбәпче. Бу көнне Американың Кливленд шәһәрендә әлеге җиһазларның тәүге төре пәйда була. Аның кызыл һәм яшел фонарьлары утларын кабызганда бер тавыш чыгарып ала.

Әйткәндәй, иң беренче светофорны британияле Джей Найт ХIX гасырда ук уйлап тапкан. Бу аппарат Лондонда парламент бинасы янында куела. Өч елдан соң фонаре шартлый һәм полицейскийны яралый. Шуннан соң светофор турында 50 ел — 1910 елга кадәр онытып торалар. Шул елны ике төсле беренче автоматик светофор җайланмасы патентлана.

Бүгенгеләргә охшаган өч төсле светофорларны тәүге тапкыр 1920 елда Детройт һәм Нью-Йорк шәһәрләре кешеләре күрә. Вакыт үтү белән бу җайланмалар Америка белән Европаның төрле шәһәрләрен­дә популярлык яулый. Русиядә светофор 1930 елның гыйнварында гына — Ленинградның Невский һәм Литейный проспектлары чатында барлыкка килә. Декабрьдә шундый автоматик көйләүчене Мәскәүдә урнаштыралар. Светофор эшли башлаган өченче шәһәр — Дондагы Ростов.

Русиядә бүгенге бәйрәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга, барыннан да элек балаларга, юл кагыйдәләре таләпләрен үтәргә кирәклеген исләренә төшерү өчен кулланыла. Чөнки аз гына хата да кеше гомеренә торырга мөмкин.

Әйткәндәй...
*** Япониядә озак вакыт светофорның рөхсәт иткән төсе яшел түгел, зәңгәр булган. Ләкин тикшеренүләр яшел төснең кеше күзенә тәэсире ныграк булуын исбатлаган. Шуңа күрә классик яшел төс кире кайтарылган.
*** Кореядә светофорлар берничә ел элек кенә пәйда булган — моңа кадәр электрон җайланма ролен юл хәрәкәтен көйләүче кызлар үтәгән. Мондый хәлнең бер илдә дә булганы юк. Шуңа күрә Кореянең постта торучы кызлары КНДРның бер матурлыгы булып исәпләнгән.

Читайте нас: