Хиросиманы бомбага тотуда катнашкан 11 очучының берсе – Теодор Ван Кирк бакыйлыкка күчте. Вафатына берничә ел кала ул Бөек Британиядә чыгучы “Гардиан” гәзитенә интервью биргән. Шуның өзекләрен тәкъдим итәбез.
— Теодор әфәнде, ни өчен атом бомбасын нәкъ менә сез ташладыгыз?
— Сугыш елларында миңа күп очарга туры килде. Гитлер гаскәрләрен бомбага тоттым. Күп очышларны ике якын дустым белән бергә башкардым. Безне әнә шул чакта бәяләде-ләр, күреп алдылар шикелле. Аннары, Хиросима вакыйгасына ярты ел калгач, безне махсус күнегүләр узарга җибәрделәр. Режим бик яшерен иде. Әмма “атом” дигәннәрен ишеткән булмады. “Сез башкарасы эш сугышны йә туктатачак, йә шактый кыскартачак” дип кенә сөйләделәр.
Базада йөзләгән физик бар иде, шуларның берсе: “Самолет бортындагы әйбер зур бер шәһәрне юк итәчәк!” — дип әйтеп куйды. Сүзнең атом бомбасы турында баруын шуннан соң гына чамаладык.
5 августта соңгы җыелыш булды. Әйбәтләп йокларга куштылар. Әмма шулкадәр җаваплы эш алдыннан ничек йоклыйсың ди! Төнне покер уйнап үткәрдек.
— Бомбаны ташлаган минутлар истәме?
— 6 август иртәсендә без Тиниан утравыннан очып киттек. Бомбаны япония вакыты белән 8.15 сәгатьтә ыргыттык. 43 секундтан соң ул Хиросимадан 580 метр биеклектә шартлады. Бомба төшкәннән соң самолетыбызны әллә нинди көч кискен генә югарыга чөйде. Җирдә иски-тәрлек зур балкыш күрдек. Ә тагын бер секундтан безне бәрмә дулкын куып җитте. Галәмәт көчле иде ул. Тавышы да акылдан язарлык. Әлбәттә, без кичергәннәр җирдәге хәлләр белән чагыштырырлык түгел. Бәрмә дулкын Хиросима буйлап җәелеп, 8 квадрат чакрымны юк иткән. 70 мең кеше шул мизгелдә үк үлгән...
— Япония җиңелгәч, сез Нагасакида булгансыз. Анда ниләр күрдегез?
— Аптырарлык берни дә юк. Тип-тигез җир...
— Күңелегез тыныч идеме?
— Тыныч. Бомба ыргытып ияләшкән бит мин.
— Көлгә әйләнгән кешеләрне дә күрдегезме?
— Күрдем. Әмма кызгану хисе булмады. Безне рухи яктан шәп әзерләгәннәр иде. Бер бомбаның шулкадәр халыкны юк итә алуына аптыравым гына истә калган.
— Барыбер әлеге операциядә катнашуыгыз өчен аз булса да үкенәсездер бит?
— Үкенмим. Киресенчә, горурланам. Сугыш 15 августта тәмамланды. Ә без булмасак, белмим, кайчан бетәр иде икән... Дөньяда шул чактагы кебек вакыйгалар кабатланса, бомбаны мин хәзер дә бик теләп ташлар идем...