+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
6 август 2016, 02:00

Төзиләр һәм төзекләндерәләр

Русия Тимер юл гаскәрләре көне 1996 елдан алып билгеләнә. Ә бу төр гаскәрләрне оештыру тарихы XIX гасырга барып тоташа – 1851 елда Николай I тимер юллары өчен махсус гаскәр оештыра. Алар башта Мәскәү – Санкт-Петербург юлын саклау белән генә шөгыльләнсә, соңрак төзекләндерү, кондукторлык, конструкторлык һәм телеграф роталары булдырыла. Анда барлыгы 4 меңнән артык кеше хез­мәт итә. Бөек Ватан сугышы чорында алар тарафыннан 120 мең чакрым юл, 3 мең күпер төзелә һәм төзекләндерелә.

Тыныч тормышта исә тимер юлында булган гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетеругә җәлеп ителәләр. Шулай ук мөһим урыннардагы күпер һәм кичүләрне саклау да аларга йөкләтелгән. Соңгы елларда Тимер юл гаскәрләре Кавказда зур эшләр башкарды. Алар 16 мең чакрым тимер юлын террорчылар тарафыннан куелган миналардан тазартты, 1500 хәрби һәм башка эшелоннарны озатып барды, 150 мең кеше ташуга җәлеп ителде.

Бүгенге көндә бу төр гаскәрләрдә 55 мең кеше хезмәт итә. Уку үзәге Мәскәү янындагы Шелково шәһәрендә урнашкан. Шунда ук илдәге бердәнбер Тимер юл музее эшли.
Читайте нас: