+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
9 август 2016, 02:00

Аңа багышлап марка чыгарганнар

1994 елның 9 августында БМОның Җирле халыклар буенча эшче төркеме беренче утырышын үткәрә.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясе тарафыннан кабул ителгән резолюция буенча 9 августта Халыкара җирле халыклар көне билгеләнә башлый.

Оешманың 2004 елның 20 декабрендәге резолюциясе нигезендә Халыкара җирле халыклар көненең икенче унъеллыгы игълан ителә. БМО Генеральный секретаре дөнья илләре хөкүмәтләрен бу көнне дәүләт дәрәҗәсендә билгеләргә чакырып чыгыш ясый.

2009 елның 22 сентябрендә БМО Секретариаты Халыкара җирле халыклар көненә багышланган махсус почта маркасы чыгара.
Читайте нас: