+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
9 август 2016, 02:00

Петр патша үзе сугышып күрсәткән

1700-21 еллардагы Төньяк сугышында урыс һәм швед флотлары арасындагы Гангут бәрелеше Русия өчен хәлиткеч санала. 1714 елның язына Финляндиянең көньяк һәм үзәк өлешен тулысынча урыс гаскәрләре биләп ала. Русиянең моңарчы шведлар кул астында булган Балтыйк диңгезенә чыгу мәсьәләсен тулысынча хәл итү өчен швед флотын кыйрату таләп ителә.

Июнь азагында ишкәкле 99 галерадан торган урыс флоты 15 мең кешелек гаскәр белән генерал-адмирал Ф. М. Апраксин җи­тәкчелегендә Гангутның көнчыгышында урнаша. Аның төп максаты — Гангуттан 100 чакрымдагы Або гарнизонын хәрби яктан көчәйтү. Урыс флоты юлын 15 кораб, 3 фрегат һәм ишкәкле суднолар отрядыннан торган Г. Ватранг командалыгындагы швед флоты яба.

Судагы алышта Петр I тактик маневрга бара. Моңа ярашлы, галераларның бер өлешен Гангуттан төньяк­карак күчерергә булалар. Урысларның уен аңлап алган Ватранг бу урынга контр-адмирал Эреншельд җитәкчелегендә кораблар отрядын җибәрә. Җәмгысы 10 корабтан торган икенче отрядны ул урыс флотының төп көчләренә һөҗүм итүдә кулланырга уйлый.

Петр эшнең шулай килеп чыгачагын алдан фаразлый. Шуңа да швед флотының икегә бүленүен үз ниятендә файдаланырга була. 6нчы август иртәсендә диңгез җилсез тора, шуңа да җилкәнле швед суднолары хәрәкәт итә алмый. 20 корабтан торган урыс флоты авангарды, швед корабларын урап узып, алга китә. Швед кораблары тупла­рының уты аларга куркыныч тудырмый.

Урыс корабларының калган өлеше дә шундый адымга барачак, дип уйлап, Ватранг бүленеп калган башка корабларын кире элекке урыннарына кайтарта.

Урыс флоты өчен гаять уңайлы бәре­леш башлана. 14 сәгатьтә 23 корабтан торган урыс авангарды Эреншельд отрядына һөҗүм итә. Урысларның тәүге ике һө­җүмен шведлар кире кага, әмма өчен­чесенә түзә алмый. Швед корабларының күбесе абордажга алына. Әйткәндәй, алышта Петр үзе дә катнашып, башкаларга үрнәк күрсәтә. Тәүдә шведларның флагман корабы бирелә. Нәтиҗәдә, урыс флоты шведларның 10 корабтан торган Эреншельд отрядын тулысынча кулга ала. Швед флоты көчләренең бер өлеше качып китәргә өлгерә.

Гангут ярымутравы янындагы җиңү Русия флоты тарихында беренче тапкыр була. Диңгез сугышлары тарихында беренче­ләрдән булып урыс флоты ишкәкле корабларны җил­кәнлеләргә каршы уңышлы куллана, коры җир гас­кәрләре белән ныклы үзара бәйләнештә хәрәкәт итә. Гангут бә­релеше шуның белән тарихта кала да инде. Шушы вакыйгаларга бәйле рә­вештә, 9 август Русиянең Хәрби дан кө­не итеп игълан ителә.
Читайте нас: