+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
11 август 2016, 02:00

Күңел һәрчак яшь

1998 елның 8-12 августында Лиссабонда үткән яшьләр эшләре буенча министрларның Бөтендөнья конференциясе тәкъдиме белән 1999 елның 17 декабрендә Берләшкән Мил­ләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе тарафыннан Халыкара яшьләр көне булдырыла. Тәүге тапкыр 2000 елның 12 августында билгеләнә ул.

Конференциядән соң бәй­рәмне бөтен планета халкы билгели. Әлбәттә, аны бәйрәм итәргә беркем дә мәҗбүр итми. Ләкин яшь кешеләрнең бихисап проблемаларын чишү уңаеннан бу көнне билгеләү тәкъдим ителгән. Гаилә кыйммәт­ләре, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, табигать байлыклары һәм башкалар турында яшьләр файдалы мәгълүмат алсын дигән максатны күз уңында тотып, Берләшкән Милләтләр Оешмасы бүгенге көндә бәйрәмне билгеләргә өнди.

Бүгенге көн яшьләренең проблемаларын чишү бәй­рәмнең төп максаты булып тора. Кызганычка каршы, дөньяның төрле кыйтгаларындагы яшьләр арасында белемсез кешеләр күп, төрле сәбәпләр аркасында аларның һөнәри белем алырга мөм­кинлеге юк, бихисап яшьләр хәерчелектә яши. Эшсезлек планета буйлап атлый, егетләр һәм кызларның дүрттән бер өлеше эшләми. 25 яшькә кадәр яшьләрнең бик азы югары квалификациягә ия, җәмгыятьтә аларга ихтыяҗ зур. Әлбәттә, Бөтендөнья яшьләр көнендә генә бу проблемалар хәл ителми, ләкин мәсьәләләрнең көнүзәк булуы игътибарга алына. Берләшкән Милләтләр Оешмасы бәйрәм көнендә дөнья яшьләрен берләшергә чакыра. Бу көнне яңа танышулар һәм хәйрия буенча изге гамәлләр кылу хуплана. Яшьләр көне Кытайда, Көньяк Африка Республикасында, Әзербайҗанда, Төркиядә, Беларусьта, Тайваньда, Вьетнамда билгеләнә.
Читайте нас: