Республикабызда умартачыларның һөнәри бәйрәмен билгеләү очраклы түгел. Бу көн илнең барлык төбәкләрендә дә искә алынмый. Шул рәвешле, Хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән карар, беренчедән, Башкортстан балын бренд буларак дөнья базарына алып чыгарга булышлык итсә, икенчедән, бу дата республика умартачылары эшчәнлегенә һәрдаим игътибар булуын күрсәтә. Рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядә соңгы унъеллыкларда елына уртача 53 мең тонна бал җитештерелсә, шуның 12 мең тоннадан күбрәк өлеше Башкортстанга туры килде. Галимнәр исә Башкортстандагы табигый мөмкинлекләрнең елына 535 мең тонна бал алырлык куәткә ия, шуның нибары өчтән бер өлеше генә әлегә кешеләр тарафыннан үзләштерерлек дигән фикердә. Республикадагы табигый шифалы хәзинә турында сүз алып барганда шунысы да мәгълүм булсын: Русиядә 1998 елдан башлап әлегә кадәр умарталар саны кимү дәвам иткәндә, Башкортстанда ул ел саен 5 процентка кадәр арта. Якынча мәгълүматлар буенча, узган елда аларның саны 300 меңгә якынлашкан иде.
Республикада умартачылык тармагын үстерүдә нинди чаралар билгеләнә? Бал җитештерүчеләр дөнья базарында нинди урын тота һәм алар алдында торган бурычлар нидән гыйбарәт? Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан шулар хакында фикер алышыйк.
Башкортстанда бал җитештерү мөмкинлекләре зур, алар нәтиҗәле файдаланыламы? Әлеге сорауга җавап эзләгәнче, проблеманы илебез яссылыгында карау һәм җитештерүдә Башкортстан тоткан урынны бәяләү дөресрәк булыр.
Октябрь революциясенә кадәр Русия дөньяда иң күп бал җитештерүче илләр исәбендә булган. Большевиклар властька килгәч, НЭП чорында умартачыларны берлек канаты астына туплыйлар. Умарталар саны 10 миллионга җитә. 1929 елда берлекне “реформалаштырып”, яңа оешма төзелә. Аның асылы шунда — яңа законга ярашлы, шәхси секторда бал кортлары тоту тыела. 1931 елда, шушы үзгәреш нәтиҗәсе буларак, илдә умарталар саны 2,5 миллионга кала. Ә бүген хәл ничек тора. Мәсәлән, былтыр Кытай — 305 мең, АКШ — 82 мең, Төркия — 74 мең, Украина 70 мең тонна бал җитештерсә, Русия 53 мең тонна белән чикләнгән. Әлеге чагыштыруларның мәгънәсе шунда ки, әгәр Русия күләмендә умартачылык тармагын үстерү юнәлешендә Башкортстандагы кебек чаралар тормышка ашырылса, без АКШны гына түгел, бу өлкәдә лидер булган Кытайны да узып китә алыр идек. Аннары, рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Русиядә сатуга чыгарылган балның 70-80 процентка кадәре фальсификацияле. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, чиста бал түгел! Дөрес, күптән түгел Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы илдә сыйфатсыз бал сатуга чик кую максатында, әлеге продукциягә яңа ГОСТ таләпләре булдыру кирәклеге турында белдерде. Илебездә җитештерелгән балның 95 проценты бәләкәй хуҗалыкларга туры килүен исәпкә алганда, әлбәттә, безнең умартачыларның дөнья базарындагы көндәшлек белән көрәшә алуына ышаныч зур түгел.
Башкортстанда әлеге тармак аграр җитештерүдәге мөһим юнәлешләрнең берсе буларак кабул ителде. Әйтергә кирәк, хәзер республиканы ил күләмендә умартачылык буенча бай тәҗрибә мәктәбе буларак кабул итәргә мөмкин. Аның дөнья сәүдә базарына ышанычлы чыгуы да күрсәтә моны.
Саннар телендә
Башкортстанда җитештерелгән бал һәм аның нигезендә ясалган продукция ил һәм дөнья күләмендәге халыкара күргәзмәләрдә 800дән артык төрле медаль яулады. Башкортстан балы ике яклы килешүләр нигезендә АКШ, Германия, Франция, Япония, Монголия, Кувейтка һәм Казахстанга күпләп озатыла.
— Республикада әлеге тармакка Хөкүмәт тарафыннан игътибар һәм ярдәм күрсәтелү безгә Башкортстан балын бренд дәрәҗәсенә күтәреп, чит илләргә тәкъдим итәргә мөмкинлек бирде, — ди Умартачылык һәм апитерапия буенча фәнни-тикшеренү институтының генеральный директоры Әмир Ишемгулов. — 1995 елда Русиядә беренче булып “Умартачылык турында” Башкортстан Республикасы Законы, 2004 елда аның яңартылган редакциясе кабул ителде. Аннары Умартачылыкны үстерү концепциясенә ия булдык. Болар һәммәсе дә тармактагы барлык проблемаларны комплекслы хәл итәргә этәргеч бирде. Бал кортларын үрчетү, аларның үсемлекләрне серкәләндерүдәге мөмкинлеген күтәрү, кадрлар әзерләү — һәммәсе дә хәзер программа кысаларында тормышка ашырыла.
Кызганычка каршы, “нечкә билле” уңганнарны табигый хәзинә җитештерүче буларак кына кабул итә идек. Аның табигать дөньясындагы йогынтысы, кешелекнең яшәеш чыганагы булуы турында азрак уйланабыз. Германиянең Геттинген һәм АКШның Калифорния университетлары галимнәре билгеләвенчә, мәсәлән, 115 төрдәге авыл хуҗалыгы культураларының серкәләнүе бал кортлары һәм башка “төрдәшләр”енең хезмәте белән бәйле. Стратегик әһәмияттәге 87 төр культураның 13ен серкәләндерүдә төп рольне бал кортлары уйный. Кыскасы, 200 илдә азык-төлекнең 35 проценты серкәләндерүче җан ияләре ярдәмендә җитештерелә.
Әйтергә кирәк, соңгы елларда Башкортстанда урындагы токымлы бал кортлары саны кими башлаган иде. Аның төп сәбәбе — башкорт токымлы әлеге нәни җан ияләрен үрчетүнең түбән оештырылуы һәм чит төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән ярымкыргый һәм усал бал кортларын сатып алуның үзагышка куелуы. Әлбәттә, соңгы елларда үз көченә кергән законнар әлеге проблеманы көйләргә юл ачты.
Башкорт бал кортын саклау, үрчетү өчен гыйльми-тикшеренү үзәгенең әлеге көндә Иглин, Нуриман, Архангель, Күгәрчен, Гафури һәм Зианчура районнарында оештырылган 6 гыйльми-эксперименталь станциясе, 48 умарталыгында 5 меңнән күбрәк оя бал корты бар. Саф токымлы ана кортлар чыгару юнәлешендә селекция эшләре дәвам итә.
— Бал һәм аның нигезендә эшләнгән продукцияне дөнья базарына алып чыгу җиңел бирелмәде, — диде безнең белән әңгәмәдә Әмир Миңнеәхмәт улы. — Русиянең дәүләт стандарты һәм дөньяның 18 иле стандарты буенча республиканың барлык районнарында да җыеп алынган татлы ризыкка анализ ясалды. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, республиканың 22 районында экологик яктан чиста бал, прополис алу өчен шартлар уңайлы булган табигый мохит ачыкланды. Шуны да әйтергә кирәк: телгә алынган үзәкнең берничә цехны берләштерүче тәҗрибә-эксперименталь бүлеге дә бар. Биредә бал тутырудан тыш, аның нигезендә 200 төрдән артык исемдә продукция җитештерелә һәм алар шулай күпләп дөньяның башка бер генә илендә дә эшләнми.
Быел яз республика умартачылары зур шатлык кичерде. Башкалабызда Башкортстан балы йорты ачылды. Аны республикадагы умартачылык тармагы музее итеп тә, әлеге юнәлештә тупланган тәҗрибә мәктәбе буларак та кабул итәргә була. Биредә Башкортстанның барлык 6 табигый-климатик зоналарында җитештерелгән бал үрнәкләре, аларның продукцияләре тәкъдим ителә. Ышанмаслык хәл: аларның төре 500дән артык! Әкият почмагына тиң чын табигать почмагын ачу тантанасында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты. Ул умартачыларны “Башкортстан балы” брендын ышанычлы сакларга чакырды.
Башкортстан умартачылары алдында торган бурычлар да киеренке. 2020 елга кадәр Умартачылык тармагын үстерү концепциясе кысаларында шул вакытка төбәктә умарталар саны 480 меңгә җитәргә тиеш. Товарлыклы бал җитештерүне 8,5 мең тоннага, һәр умартаның продуктлылыгын 17,8 килограммга кадәр арттыру күз уңында тотыла. Алдагы 3-4 ел дәвамында тармакта 8,5 мең яңа эш урыны булдыру максаты куела.
Умартачылар көне якынлашканда республика Хөкүмәте янә куанычлы карар кабул итте. 2021 елга кадәр Башкортстанда ачык һавада музей-умарталык барлыкка киләчәк. Шулай ук, савытларга тутырып елына 3 мең тонна бал әзерләүче комбинат төзү планлаштырыла. Биредә үк башкорт токымлы бал кортларын үрчетүне өйрәтүче умарталык ачу карала.
2017 елда Стамбулда “Апимондия” умартачылар ассоциациясенең Халыкара федерациясе үткәрәчәк 45нче конгрессында катнашу өчен дә Башкортстанда әзерлек эшләре башланды. Мәгълүм булуынча, Русия әлеге дөнья күләмендәге чараны 2020 елда Уфада үткәрү хокукына ия булу өчен документлар әзерли. Монысы Башкортстан умартачыларына ил күләмендә генә түгел, дөнья әһәмиятендә зур бәя һәм ышаныч булып тора. Тармактагы казанышлар һәм тәҗрибә белән башка илләрнең кызыксынуы бу ышанычны тагын да ныгыта.