+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
13 август 2016, 02:00

Илле елдан артык илне җитәкли

Фидель Алехандро Кастро Рус 1926 елның 13 августында Кубада Орьенте провинциясендә дөньяга килә. Әти-әнисе укыган кешеләр булмаса да, балаларына яхшы белем бирергә тырыша. Мәктәптә Фидель иң алдынгы укучы була, материалны күз ачып йомган арада исендә калдыруы, чатнатып җавап бирүе белән мөгаллимнәрне сокландыра. Революцион рух та Кастрода үсмерлек чорында ук үзен сиздерә: 13 яшендә ул шикәр плантациясендә эшләүчеләрнең баш күтәрүендә катнаша.

Мәктәпне гел “бишле” билгеләренә генә тәмамлаган егет Кубаның иң яхшы колледжларының берсендә укуын дәвам итә. Аннан Гавана уни­верситетының юридик факультетына керә. 1950 елда, юрист дипломы алгач, үз эшен башлап җибәрә. Аның эшчәнлеге ярлы кешеләргә бушлай юридик хезмәт күрсәтүгә нигезләнә. Яшь адвокатның халык арасында абруе үскәннән-үсә.

Сәяси карьерасы башында ул илдәге диктатура белән көрәшүчеләр лидеры булып таныла. Ул вакыттагы Куба башлыгы Батиста режимына каршы күтәрелә, бик күп ип­тәшләре һәлак була, Фидель үзе 15 елга төрмәгә ябыла. Бәхетенә, ике елдан амнистия нәтиҗәсендә иреккә чыга һәм шунда ук Мексикага китә. Максатчан, үҗәт Кастро революцион эшчәнлеген туктатмый. Көч, фикер­дәшләр, көрәш­тәшләр туплап, ватанына кире кайта һәм бу юлы диктатура режимын бәреп төшерә, Куба гас­кәрләре белән идарә итә башлый.

Фидель Кастро туган илен ярты гасырдан озаграк җитәкли. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә Кубада бихисап уңай үзгәрешләр була. Халыкка медицина хезмәтләре бушлай күрсәтелә башлый, моңа кадәр наданлык хөкем сөргән илдә 98 процент халык белемлегә әверелә. Куба СССР белән дуслык күпере төзи.

Революцион рухлы Фидель Кастроның гомере һәрчак хәвеф астында була. Аңа 637 тапкыр һөҗүм оештырыла. Боларның күбесе артында Америка хөкүмәте тора. Тик Кастро, дошманнарын көендереп, гади халыкны сөендереп, барлык үлем тозакларыннан да исән чыга. 2006 елда, сәламәтлеге нык какшау сәбәпле, Фидель Кастро Куба белән идарә итүне энесе Рауль Кастрога тапшыра. Инде берничә тапкыр данлыклы рево­люционерның вафаты турында имеш-мимеш тарала, тик ул каты авырудан соң аякка баса.

2014 елда Русия Федерациясенең чит ил эшләре министры Сергей Лавров Фидель Кастро белән очраша. Ул Кастроның бик хәлсез, сырхау булуын, тик шул ук вакытта үткер карашлы күзләрендә яшәү очкыннарының, йөрәгендә революцион рухның сүн­мәвен билгели.
Читайте нас: