+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
13 август 2016, 02:00

Сәламәт тәндә – сәламәт рух!

Зур спорт мәктәптән, физкультура дәресеннән башлана. Баланың язмышын спорт белән бәйләве физкультура укытучысының осталыгыннан тора. Спорт үсешенә игътибар зур булган Советлар Союзында 1939 елда Физкультурачылар көне барлыкка килде.

Бәйрәм Русиядә августның икенче шимбәсендә билгеләнә. Гадәттә, бу көнне ил төбәкләрендә спорт бәйгеләре, фестивальләре үтә.

Соңгы елларда яшь буынның сәламәтлеге канәгатьләнерлек түгел. Моны игътибарга алып, хәзер физкультура дәресләренең саны арттырылды. Шул исәптән, физкультура укытучыларына эш һәм җаваплылык та артты. Үсеп килүче буынның сәламәтлеге дә, киләчәге дә аларның тырышлыгына бәйле.
Читайте нас: