+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
13 август 2016, 02:00

“Уң белән яз, сул белән яз, язма тик аяк белән!”

Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовның бер шигырендә шундый юллар бар. Баксаң, Марат ага – сулагай икән. Бүген без аны һәм һәр эшне йөрәк ягындагы кул белән башкаручыларны Бөтендөнья сулагайлар көне белән тәбриклибез.

- Ђир йөзендәге даһиларның 95 проценты сулагай.

- Психик тайпылышлары булган кешеләрнең дә 95 проценты сулагай.

- Ђир йөзендә яшәүче ир-атларның чама белән — 10, хатын-кызларның 8 проценты сулагай. Япониядә ире хатынының сулагай икәнен белсә, аерылыша ала.

- Борынгы мисырлылар өйгә сул аяк белән атлап керүне хуп күргән.

- Леонардо да Винчины иң атаклы сулагай дип атарга мөмкин. Ул кәгазь битенең уң ягыннан башлап язган. Аның алдан күрү сәләтен чагылдырган язмаларының серенә күптән түгел төшенгәннәр – аларны көзге белән укып була икән.

- Атаклы “Сулагай” (“Левша”) хикәятен язган Николай Лесков үзе дә сулагай булган.

- 1980 елдан башлап АКШта күпчелек президентлар сулагай. Джордж Буш, Рональд Рейган, Билл Клинтон һәм кече Джордж Буш.

- Борынгы Русиядә сулагайларга шикләнеп караганнар. Аларга судта чыгыш ясарга ярамаган. Мондыйлар иблис сыңары дип саналган. Эскимослар әле дә сулагайларны сихерчеләр рәтенә кертә.

- Хәзерге җәмгыятьтә сулагайларга караш бу кадәр кире түгел. Кайбер ата-ана баласы сулагай булса көенә, әлбәттә, әмма югарыда телгә алынган даһилар исеме аларны тынычландырыр дигән өметтә булыйк.
Читайте нас: